Кыш бабай бар, ул чын!!!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында балалар өчен театр студиясе эшли.

Шушы көннәрдә балалар беренче сәхнә эше белән сөендерде дә. Алар кече залда Корней Чуковскийның “Муха-цокотуха” әкиятен уйнап, шушы кыска вакыт эчендә ниләргә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Башлыча вокал һәм актерлык осталыгына сынауны уңышлы үттеләр.
Алар биредә психологик һәм физик киеренкелекне җиңәргә өйрәнә, иҗади мөмкинлекләрен үстерә, профессионал сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Бу уңышлары беренче матур җимешләрен бирде.
Балалар белән “Нур” театрының яшь профессионал актерлары шөгыльләнә. Актер осталыгы, сәхнә сөйләме, вокал остлыгына аларны Алина Дәүләтшина, Ленария Хаҗиева, Гөлназ Чанышева өйрәтә. Балалар үзләре дә дәресләр бик тә фәһемле, кызыклы, мавыктыргыч уза ди. Алар сөйләм теле, дикция, арти-
куляциягә гимнастика ясыйлар. Атнасына ике тапкыр өчәр сәгать шөгыльләнәләр, тизәйткечләр өйрәнәләр, шигырьләр укыйлар һәм күпләрне сәхнәдә борчуга салучы софит утларына күнегергә өйрәнәләр.

Балаларга шөгыльләнү өчен заллар да, бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Курслар түләүле.
Театр директоры Илдар Хаҗиев һәм студия җитәкчеләре белдерүенчә, әлегә студиядә балалар аз, алар урыс телендә укырга теләк белдергәннәр. Әлегә сабыйлар белән дә эш башланды гына. Театрда татар телле балаларны көтеп калалар.
“Нур” театрында Яңа ел көннәрендә узачак чыршы бәйрәмнәре дә балаларны студиягә җәлеп итәр дип уйлsйбыз. Быел артистлар режиссер Илдар Вәлиев җитәкчелегендә сабыйлар өчен маҗаралы Яңа ел әкияте куйган. “Кыш бабай чын” дигән музыкаль әкият геройлары маҗаралы хәлләргә дучар булалар. Чын дуслык кына аларга бу хәлләрне ерып чыгарга ярдәм итә. Югыйсә, Яңа ел кичендә бүләксез һәм күчтәнәчсез калсалар, ни булыр иде, уйлавы куркыныч.
Чагу утлар, әкият геройлары, җанлы аралашу, яңа дуслар, тәмле бүләкләр, ярышлар, уеннар һәм ак
сакаллы юмарт Кыш бабай, аның чибәр Карсылуы сезне көтеп кала. Иң күңелле мизгел – Кыш, иң күңелле бәйрәм – Яңа ел –сезне көтә.
Яңа ел чыршысы һәм кечкенә артистлар мәктәбе сезне көтә!
Әкияти дөньядан читтә калмагыз, әйдәгез барыгыз да “Нур”га !
Яңа елны бергә каршылыйк. Дуслык – иң зур бүләк!

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>