Ут куркыныч

Күптәнтүгел генә төрле катлаулы хәлләрдә башкаларга ярдәм иткән яшь геройларны бүләкләү чарасы узды. Әйе, кыен хәлдә калган кешеләргә, балаларга ярдәм итүче кыю үсмерләр очрап тора. кемдер суга батучыны коткарган, кемдер кемнедер уттан алып чыккан.


Күп вакыт кешеләр көтелмәгән хәлгә тарыгач югалып кала. Шуңа күрә, сулыкларда да, ут белән дә бик сак булырга кирәк. Әмма бала уенга алданып, бу хакта оныта. Менә Нагаево балалар бакчасында да шундый хәлгә тарыган кечкенә дусларны янгыннан коткарганнар.


Юк инде, чын янгын булмаган ул. Көтмәгәндә шундый бәла туса нишләргә кирәклеген өйрәткәннәр сабыйларга.
Янгын сүндерүчеләр һәм тәрбиячеләр белем һәм тәрбия учреждениеләрендә кечкенә малай-кызларга янгын куркынычы турында аңлатып торалар. Тәрбиячеләр аларны шундый вакытта бердәм булып, паникага бирелми саклану чарасын күрергә өйрәтәләр. Моның өчен махсус күнекмәләр оештырыла.
Нагаевоның 37 санлы балалар бакчасында да “янгын чыккач” балалар тәрбиячеләре белән тиз генә, запас баскычлар буйлап, этешми-төртешми бинадан чыкканнар. Моның өчен аларга 4 минут 30 секунд вакыт җиткән.
Шунда ук янгын сүндерүчеләр килеп җиткән һәм утны сүндергән.

Гөлчәчәк Мәсәлимова.
Уфа шәһәренең янгын сүндерү идарәсе матбугат хезмәте.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>