Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Китап укып үсәбез

Һәр милләтнең язмышы, иң изге хыялы – һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү. Ә андый шәхесләр ничек формалаша? Кайдан килә? Чын кеше булып үссеннәр өчен улларыбыз һәм кызларыбыз күңеленә нәрсә салырга? Ата-ана мәхәббәтенең бала күңелендә сүрелмәс рәхмәт хисләре кабызуына ничек ирешергә? Баланы, кешеләрне аңлый һәм күрә белергә ничек өйрәтергә?

Хәзерге интернет һәм төрле техник чаралар тулы чорда актуаль сораулар болар. Аларга төрле җавапны халкыбызның гасырлар буена тупланган тәҗрибәсеннән эзләү дөрес булыр. Халык тәҗрибәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Һичшиксез, туган телдән.
Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел.
Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Шул вакытта гына туган тел аның өчен чын мәгънәсендә рухи байлыгыбызга “ачкыч” булачак.
Китапханә алдында торган бу катлаулы мәсьәләне чишү өчен тик гаилә, балалар бакчасы, мәктәп белән бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Белүебезчә, баланың киләчәк тормышына нигез бәләкәйдән салына. Нәкъ менә бу чорда бернәрсә дә читтә калырга тиеш түгел. Бигрәк тә телне өйрәтүдә бөтен нечкәлекләр мөһим: тавыш көче, авазларны дөрес әйтә белү, үз фикерен төгәл , тулы итеп әйтә белүе. Боларның барысына гына ирешелгән очракта гына, бала әдәби телдә матур итеп сөйләшә алыр, туган телен кадерләр, рухи яктан камил булыр.
Шушы изге гамәлләрне тормышка ашыру максатында Чакмагыш балалар модельле китапханәсендә 15 елдан артык “Юлдаш” дигән бик матур әдәби клуб эшләп килә. Балаларны туган телдә укуга җәлеп итәр өчен китапханәдә төрле акцияләр, китап күргәзмәләре, кызыклы һәм бай эчтәлекле чаралар үткәрелә. Китапханәдә уздырылган “Туган телем – назлы гөлем”, “Нәүрүз” бәйрәме, “Карга боткасы”, “Кәккүк чәе” кебек фольклор бәйрәмнәр нәни китап сөючеләребездә борынгы ата-бабаларыбыз мирасына зур кызыксыну уята, рухи азык тәрбияли. Шуларның берсе 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен әзерләнгән “Әбиемнең күңел сандыгы” фольклор бәйрәме .
Кунакларны Хәернисә (китапханәче Эльвира Бакирова) һәм Мәрфуга әбиләр (китапханәче Зирина Арсланова) каршы алдылар. Алар татар халкының милли йолалары һәм бәйрәмнәре белән таныштырдылар. Әбиләр сандыкларыннан алып түбәтәйләр, татар кызларының алъяпкычларын, чигүле сөлгеләр күрсәттеләр. Аннары балалар ата-аналары белән бергәләп “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннарын уйнадылар. Әлеге матур бәйрәм кичәсенә “Күмәк эш – күңелле эш” дип аталган бай эчтәлекле, һәркемнең күңеленә хуш килердәй китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Сөйләмне үстерү бурычын тормышка ашыруда матур әдәбият әсәрләре билгеле бер урын алып тора. Әдәбиятны юкка гына “тормыш дәреслеге” димиләр. Матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән танышу аша балалар хыялланырга, иҗат итәргә, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Яраткан татар язучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, А.Алиш, Р.Миңнуллин, Р.Корбан һ.б әдәби остазларыбызның иҗатына
багышланган бәйрәмдә, кичәләрдә балаларда татар әдәбиятына карата кызыксыну, аларны иҗат иткән язучыларга карата хөрмәт хисе уяна, сөйләмнәре татар сүзләре белән баетыла.
Илсөяр Гайсина,
Чакмагыш балалар модельле китапханәсе,
китапханәчесе.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>