Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Яшь сәяхәтчеләр ярышты

27 сентябрьдә Халыкара туризм көне уңаеннан Дүртөйле шәhәрендә спорт туризмы буенча укучы балаларның район ярышлары үтте. Чара шулай ук Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек кысаларында да үтте.

Яшь сәяхәтчеләр ярышты

Гадәттә, туристик слет районыбызның күркәм табигать кочагында урнашкан Таш-Елга буенда өч көн дәвам итә иде. Ләкин Быел ул Иванай авылы бакчасы мәйданында үтте. Кояшлы көн, аяз күк йөзе яшь сәяхәтчеләргә юлдаш булды.Балалар hәм үсмерләр арасында спорт туризмын үстерү, укыту-күнекмәләрен камилләштерү, Дүртөйле районының иң көчле команда hәм спортчыларны ачыклау – ярыш программасына куелган иң мөhим мәсьәләләр булып тора. 

Туристик слетта барлыгы 17 команда катнашты. Алар ике программа буенча көч сынашты: җәяүле дистанция hәм туган якны өйрәнү буенча викто-рина, фотосурәтләр hәм туризмны чагылдырган сурәтләр бәйгесе.
Юлда очраган каршы-лыкларны җиңеп чыгу – җиңел эш түгел. Этапларны үтү укучы-ларга кызык та, авыр да булды. Чөнки hәр төрдә алардан җитезлек, көч, уңганлык, чаялык таләп ителде.
Алларына куелган барча биремнәрне дә үтәп чыгар өчен командаларга ике сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Ә азактан аларның барысын да тәмле итеп пешерелгән карабодай боткасы, җылы чәй көтә иде.
Ярыш булгач, әлбәттә, җиңү-чесез булмый. Барлык нәтиҗә буенча “А” классында Иванай урта мәктәбе укучылары командасы
(җит. М.М.Яхин) җиңүче итеп билгеләнде. Әйткәндәй, нәкъ Мәгъруф Мөдәрис улы җитәк-челегендә республика күләмендә үткән ярышларда безнең район командалары мәртәбәле урыннар яулый. Икенче урынны 2 нче санлы лицей укучылары (җит. А.М.Яхина), hәм өченче урынны Маядык мәктәбе коман-дасы яулады (җит. А.А.Тимербаев). Ә инде “Б” классында беренчелекне 1 нче санлы мәктәп укучылары алды (җит. Х.К. Шахмарданов), икенче урын Иске Яндыз мәктәбендә (җит. А.Р. Нуртдинов) өченче урынны 4 нче санлы мәктәп яулады (җит. Б. А. Первушин). Җитәкчеләргә аерым рәхмәт бу уңышлар өчен. Алар уздырган көндәлек күнекмәләр бушка үтмәде, ышанычлары акланды, дияргә була.
Туристик слет югары дәрәҗәдә үтте дип әйтеп була. Киләсе елда киләсе укучыларны яхшы әзерлек, күтәренке кәеф, якты өметләр белән тулы рюк-заклары белән турис-тик слетта көтеп калабыз!
Динара Сафонова.
Дүртөйле шәhәре.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>