Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Нәнәемнең күңел бизәкләре


Кешеләрнең язмышы төрлечә була. Берәүләр тыныч кына яшиләр, ә икенчеләр, йөрәк җылысын башкаларга биреп, ялкынланып яна. Минем үземнең яраткан нәнәем дә соңгылар рәтендә.
Ул Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында, 1939 елның 8 апрелендә, ямьле яз уртасында дөньяга килгән. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Зариф, безнең якты киләчәгебез өчен көрәшеп, яу кырында вафат була. Әнисе Зәкия өч баласын карап үстереп, бәхетле тормыш юлына чыгара.
Нәнәй авылыбызда җиде-еллык, аннан күрше Зирекле авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң, туган авылы Күгәрчен Бүләк авылына кайтып, сыер савучы булып эшкә урнаша. Гомеренең 35 елын шул эшенә багышлый. Эшләү чорында, тынгысыз, максатчан нәнәем берничә тапкыр район, авыл Советы депутаты итеп сайлана. Сүзе дә үтемле, вазифаларын да намус белән, җиренә җиткереп башкара ул. Һәрвакыт алдынгылар сафында булып, күп бүләкләргә лаек була.
Хәзер инде нәнәем лаеклы ялда. Ялга чыкканчы ук, күп еллар буе, төрле тематик кичәләрдә, конкурсларда актив катнаша. Радио, телевидениедә оештырылган төрле конкурслар, көлке тапшырулары, әйтемнәр бәйгесе, интерактив уеннардан, әле булса, читтә калмый, һәрчак теләп катнаша, оештыручылар белән тыгыз элемтәдә тора.
Кешеләрнең күңелен аңлый белә ул. Акыллы киңәшләре белән авылдашларына, безгә дә ярдәм итә, дәртләндерә, көч өсти. Нәнәемнең гомер девизы: тормыштан ямь табып, ата-анага хөрмәт белән, киләсе буынга үрнәк булып яшәү.
Нәнәем Караматулла бабакаем белән ике ул, өч кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер аның 14 оныгы, 3 туруны бар. Мин үзем – тугызынчы оныгы, көн саен күрешеп, хәлләр белешәбез. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, үзе дә безгә бик ярдәм итә.
Нәнәй эш остасы гына түгел, сүз остасы – иҗат кешесе дә бит әле. Туган җир, авыл тормышы, балалар турында шигырьләр яза ул. Язмалары төрле гәзит битләрендә еш басыла. Менә миңа атап язган бер шигыреннән өзек:
Укытучы Бәһия апа,
Аң-белемгә өйрәтә,
“Тайпылмый, алга барыгыз!”
– Дип, туры юл күрсәтә.
Нәнәемнең иҗаты белән республикабызда да кызыксыналар. Берничә тапкыр Уфа, Шаран телевидениесе хезмәткәрләре дә килде аның янына.
2013 елның 13 июлендә “Соңлап килгән иҗат “ исемле китабы дөнья күрде. Китап туенда районыбызның танылган кешеләре, дуслары, туганнары җыелды. Бу китабында шигырьләр, бәетләр, авыл халкының сугыш чорындагы хезмәтләрен чагылдырган хикәяләр тупланган иде. Әле нәнәемнең икенче – “Күңелем бизәкләре” исемле китабы бастыруга әзер. Анда авторның үзенчәлекле тормыш юлы фотолар белән әдәби сюжетка корылган. Китапның яртысын авыл тормышын чагылдырган шигырьләр били, районыбызның танылган шәхесләре турында язмалар да урын алган.
Һәрвакыт киләчәккә карап яши ул, оптимист, картлыктан курыкмый.
2015 елның октябрендә тагын бер күңелле вакыйга булды. Яраткан кешемнең күптән көткән хыялы тормышка ашты: нәнәй үзенең ихатасында тарих, туган якны өйрәнү музеен ачып җибәрде.
“Музей ачуының сере – авыл тарихын барлауны, мирасларны саклап калып, киләчәк буында туган якка, җиргә мәхәббәт, ата-бабаларга ихтирам хисен тәрбияләүне, тарихи тамырлардан аерылмауны күз уңаенда тоту!”– диде нәнәй.
Әлеге музейда 160тан артык экспонат тупланган. Монда борынгы савыт - сабалар, үтүкләр, чабаталар, сөлгеләр, гөбеләр, бизмәннәр, пионер билгеләре, иске акчалар, китаплар, тагын башка әйберләр бар. Менә музей экспонатлары турындагы бер шигырьдән өзек:
Өстәлдә кайнар самавыр,
Уртада – агач табак.
Барысы да ашап туйгач,
Чәркәсен куя ялап.
Яшьләр үрнәк күрсәттеләр,
Коммунист та булдылар.
ВЛКСМ, КПССлар,
Үткәннәрдә калдылар.
Битараф булмаска кирәк,
Борынгы әйберләргә.
Экспонатлар – тарих бит,
Саклансын музейларда.
Нәнәем һәр килгән кунакны якты йөз белән каршы алып, экспонатлары белән таныштыра, аннан әңгәмә каймаклы, коймаклы чәй табыны артында дәвам итә.
Бер минут та тынгы белми торган кеше кадерлем. Йөгерә-йөгерә мал-туарын карый: сыер, сарыклар, тавыклары да бар бит. “Малкайларым минем иптәшләрем!” – дип, шаярта нәнәем. “Алар да бит мине ярата”, – дип өстәп куя.
Мин әниемнең әнисе, олы йөрәкле нәнәем, Зәйдуллина Зинфира Зариф кызы белән чын күңелемнән горурланам, аңа сокланам, ныклы тазалык, кояштай озын гомер телим. Рәхмәт сиңа, нәнәй, булганың өчен!
Регина Рәхимҗанова,
9 сыйныф.
Шаран районы,
Түбән Заит авылы.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>