Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Cайра син, Тургай!

Республикабызда балалар өчен телевизион җыр-моң бәйгеләре еш үткәрелеп тора. "Туган тел" каналында 2014 елда гына дөнья күргән төбәкара "Тургай" дип исемләнгән җыр бәйгесе шуларның иң чагуына әверелде.

Менә инде икенче ел рәттән ул сентябрь аенда башланып, майда гала-концерт белән тәмамлана. Анда республикабызның төрле төбәкләреннән сәләтле балалар җыела. Быел бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең саны алтмыштан арткан булса да, сайлап алу турларыннан соң, нибары егерме ике яшь башкаручыга гына гала-концертта катнашу бәхете тия. Вокал осталыкларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяли. Шулар арасында Уфа сәнгать училищесының җыр бүлеге мөдире Римма Садыйкова да бар.
Бәйгенең оештыручысы, композитор, музыкант, җырчы Лилия Вахитова-Җәләева болай ди: 

– Конкурс өч турдан торды. Балаларны сайлап алу, урыннар бирү, җиңелдән түгел, чөнки һәрберсе үзенчә моңлы. Яңадан-яңа клиплар төшердек. Операторлар – Вадим Хатмуллин, Вадим Галимовка, эфир инженеры Светлана Гайнановага, монтажер Альберт Закаринга рәхмәтлемен. Иң олы рәхмәтебез – Туган тел каналының генераль директоры Азат Галинур улы Вахитовка.
Гала-концертта Ырынбур өлкәсе Медногорск шәһәреннән Руфина Ямансарина, Баймактан килгән Эльвина Алекбаева катнашты. Иң кечкенәләрне: Сәидә Гәрәйшина, Ильяс Сабирҗанов, Эльвина Хәсәнованы тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Шулай ук Илнар Гыйльметдинов, Фидан Сәгадәтов, Милана Ялаева чыгышлары да алкышларга күмелде. Лилия Вахитова язган берничә җыр да балалар башкаруында концертка матур бизәк булды. Бертуган Диана һәм Әлфис Бәдертдиновлар, Ләйсән һәм Руслан Хәсәновлар, Нәзирә һәм Газинур Галиевлар дуэтлары зур кызыксыну уятты, ә Әмир Хәбибуллин танылган җырчы Флорида Исмәгыйлева белән парлап җырлады. Шулай ук артистлардан Рифат Зарипов, Илшат Яппаров, Хәсән Усманов катнашып, үзләренең күркәм чыгышлары белән концертны тагын да ямьләндереп җибәрде, hәрбер чыгыш көчле алкышларга, чәчәкләргә күмелде. Залда шулай ук балаларны конкурска әзерләгән җыр укытучылары, җыр авторлары утырды.
Җырчылар арасыннан иң осталары итеп Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәреннән килгән моңлы тавышлы Элина Якупова һәм Уфа районы Җиләкле алан авылы егете, күп кенә республика конкурсларында җиңүче булган Марат Садриев билгеләнде. Аларга Гран-при тапшырылды. Ә 1нче урын алучыларга “Туган тел” каналының генераль директоры бушлай клип төшерү һәм ротация хокукы бирелү турында белдерде. “Яңа җырлар белән җәй башында ук балалар җыр хит-парады эшләячәкбез”, – ди конкурсны оештыручы, режиссер Лилия Вахитова.
Концерт халыкта популяр булган Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” көе белән башланды hәм соңында инде лауреат исеме яулаган Марат Садриев hәм барлык концертта катнашучы балалар башкаруында шушы ук җыр белән тәмамланды.
“Киләчәктә “ТУРГАЙ” балалар җыр бәйгесе дәвам итәр дигән ышанычтабыз. Теләге, сәләте булган барлык балаларны да алдагы конкурс-фестивальләрдә көтеп калабыз”, – ди Лилия Вахитова.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>