Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Тормыш сукмагына чыкканда

Менә инде чыгарылыш кичәләре дә гөрләп үтте. Быел Башкортстанда 18 меңнән артык укучы гомум урта мәктәпне тәмамлады. Тугыз яки унбер ел тырышып укып, аеруча соңгы елда дулкынланулар кичереп, зарыгып көткән аттестатлар – кулда. Алда – сайлыйсы тормыш юлы, булачак һөнәр. Димәк, күпләр бүген – абитуриентлар!

Абитуриент – мәктәпне тәмамлаган яшь кешенең карар кабул иткән иң җаваплы мизгеле. Чөнки бүген син үзеңнең кем булуыңны, нинди өлкәдә эшләвеңне төгәл билгеләргә тиешсең. Синең иңнәреңдә – олы җаваплылык.
Статистика буенча караганда, ун баладан өчесе генә мәктәпне тәмамлаганда төгәл генә кая барасын белә. Калган җидесе берничә урынга тартыла, кая керергә белми яисә әти-әнисе сайлаган уку йортында укырга ризалаша.
Азаккысы, әти-әни синең өчен сайлаган һөнәр буенча китү, бүгенге көндә иң кискен проблемаларның берседер әле. Ләкин укып чыккач «миңа бу һөнәр ошамый, ни өчен сез мине мәҗбүр иттегез» дигән бәхәсләр, үпкәләр тумасын өчен мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, компромисс вариант табып килешер мәл әле.
Аскын районының беренче санлы мәктәбендә быел 41 укучы өлгергәнлек аттестаты алды. Шуның 12се – медаль иясе. Икенче санлы мәктәпне 50 егет һәм кыз тәмамлады, шуның 17 медальгә лаек булган.
Икенче санлы мәктәпне тәмамлаган тырыш кыз Гөлшат Дәүләтова үз кичерешләре, киләчәккә булган хыял, өметләре белән уртаклашты:
«Соңгы кыңгырауда күз яшемне тыя алмаган идем, чыгарылыш кичәсендә бөтенләй дә тыелып булмады, елатты. Әле булса да, җәйге ялдан соң мәктәпкә бармый, яраткан укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз белән очрашмый яшәячәгебезгә ышанып бетә алмыйм. Әйе, без үстек. Бу шатлыклы да, дулкынландыргыч та.
Ә киләчәккә булган планнарга килгәндә инде, үзем теләгән җиргә укырга керер өчен барлык тырышлыгымны салачакмын», –ди ул.
Әйткәндәй, югары уку йортларына документлар 26 июльгә кадәр кабул ителә. Соңламагыз һәм сайлаган һөнәрегез тормыш юлыгызда игелек кенә китерсен. Уңышлар сезгә, абитуриентлар!

Энҗе Айдарҗанова.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>