Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

2 нче Татар якшәмбе мәктәбендә шаулап-гөрләп халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай иленә сәяхәт” исемле шигърият бәйрәме узды. Бу бәйрәмдә ата-аналар, мәктәбебезнең укучылары, укытучылар, кунаклар катнашты.

Бәйрәмне мәктәп директоры Эльвира Фаткелбаян кызы Гильфанова “Әллүки” шигыре белән ачып җибәрде. Якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучылар
Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Мәктәпкә дә төшмәгән Эльдар Сайтов “Гали белән кәҗә“, Динә Баязитова “Шаян песи”, Аиша белән Динә Төхвәтуллиналар “Жир йокысы “, Аида Сәитова, Диана Синякованың “Бала белән күбәләк “ шигырен көйгә салып җырлап ишеттерүе кунакларның күңеленә хуш килде. Шулай ук” Шүрәле”, Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый “әкиятләрен мәктәбебезнең “Тере чишмәләр “фольклор төркеме бик матур сәхнәләштерде. Бу фольклор төркеме (җитәкчесе Гөлфирә Кантимерова) шушы уку елында гына оештырылуга карамастан, “Туган телем – халкым күңеле” Республика шигърият конкурсында катнашып, Алина Ханова 1-урын алды, төркем Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бәйрәмне Рәзидә Низаметдинова житәкләгән "Ләйсән" бию коллективының "Су буенда – балыкта "биюе бизәде. Бу коллектив та төрле конкурсларда катнаша,"Урал энҗеләре" Бөтенрусия бию конкурсында катнашып, 1дәрәҗә дипломга лаек булды. Бәйрәм залын мәктәбебезнең рәсем һәм кул эшләре укытучысы Римма Ирзинаның бар күңелен салып әзерләгән эшләре, балаларның Тукай әкиятләре күренешләре, геройларын чагылдырган балалар кул эшләре һәм рәсемнәре бизәде. Балаларның эшләре дә төрле конкурсларда катнаша, мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм залында китаплар күргәзмәсе һәркемне үзенә җәлеп итеп торды. Аны бар күңел җылысын салып китапханә мөдире Рәйлә Хәлилова әзерләде.
Тукай әкиятләреннән өзекләр укып, укыту-тәрбия эшләре буенча методист Асия Корбангулова, татар теле укытучысы Әнисә Сәлимгәрәева, татар әдәбияты, фольклор укытучысы Илдус Фазлетдинов үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да җанландырды, нурландырды. Бәйрәм бергәләп фотога төшү һәм ямьле чәй табыны артында дәвам итте.

Гөлфирә Кантимерова.