Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә Уфада «Мин сөйлим – талантларның чиге юк» Бөтенрусия конкурс-фестивале узды

В.М. Комаров исемендәге пионерлар сараенда узган мондый форматтагы беренче чараны коммерцияле булмаган автоном оешма “Вакыт чакыруы” иҗат һәм мәгариф мәйданчыгы сөйләм коммуникацияләре мәктәбе белән берлектә уздырды.
«Тавыш көче» чарасын уздыруда Уфа шәһәре хакимияте, Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте ярдәм итте.
Чараның максаты: балалар иҗатына ярдәм итү, үсеп килүче буында аңлы фикерләү сәләтен үстерү, үз уйларын дәлилләргә һәм аларны матур итеп илтеп җиткерергә өйрәтү аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү.
Уфада узган бу коммуникацияләрне, иҗатны, уеннарны берләштергән фестиваль Русиядә беренче һәм әлегә бердәнбер. Аның үзенчәлекле форматы үсмерләр өчен генә түгел, өлкәннәр, әти-әниләр өчен дә бик мавыктыргыч уйланган. Моны шимбә көнне актив җыелган зур коллектив раслады. Уникаль проектның авторы – Уфа егете Альберт Вәлиев.
Конкурста катнашучылар ике мәйданда – сәхнәдә һәм холлда ярышларны дәвам итте. Алар “Актерлык этюды”, “Әдәби сүз”, “Ораторлык осталыгы” номинацияләрендә өчәр призлы урын өчен көрәште.
Күп балаларның максаты төп приз – Сочига сәяхәткә юллама оту иде, алар шуның өчен тырышты. Җиңүчеләр һәм бу кабатланмас чараны оештыручылар турында тулы һәм кызыклы мәгълүматны киләсе санда укырсыз, дуслар, “Чаткылар”сыз калмагыз!