Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Джульбарс...

1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә узган тарихи парадта саперлар колоннасы артыннан үзенең дүрт аяклы дуслары белән 37 аерым батальон командиры, кинолог Александр Мазовер да бара. Подполковник Мазоверга башка хәрбиләр кебек шартлатып басып бармаска һәм мавзолей трибунасында торган, шул исәптә, башкомандущий Иосиф Сталинга хәрбиләрчә честь бирмәскә рөхсәт ителә. Бу парадта Мазовер һәм аның солдатлары 14 нче штурмлау инженер-сапер бригадасы яугире –Джульбарс кушаматлы яралы этне күтәреп баралар.
Сизгер эт Каневодагы Т.Шевченко каберен, Киевтагы Владимир соборын зур шартлаудан саклап калырга ярдәм итә. Хәрби хезмәт елларында Джульбарс 7468 мина һәм 150 снаряд таба. Бу, ким дигәндә, 7 мең ярым кешенең гомерен саклап калган дигән сүз. Көнчыгыш-европа овчаркасы Джульбарс сугыш елларында “Хәрби казанышлары өчен” дигән зур дәрәҗәле медаль белән бүләкләнгән бердәнбер эт.
Парадта этне кулда гына түгел, И.Сталинның кителенә салып алып баралар. Этнең батырлыгы турында ишеткәч, сугыш тәмамланыр алдыннан гына каты яраланган этне салып алып бару өчен Сталин үзенең кителен тәкъдим иткән була.
Сизгер һәм кыю эт тулысынча савыга. Һәм Джек Лондон әсәре буенча Александр Згуриди төшергән “Белый клык” киносында уйный.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Бөек Ватан сугышында дүрт аяклы дуслар:

– Сугыш яланыннан 700 000 мең яралыны алып чыга;
– 4 млн фугас табалар;
– 300 шәһәрне миналардан тазартуда катнашалар;
– Сугыш шартларында 200 000 документ илтеп тапшыралар;
– 8000 чакрым телефон чыбыгы сузалар;
– 300 дошман танкын юк итәләр;
– Чик буе сакчыларының фашистлар белән алышында 150 эт катнаша;
– Бөек Ватан сугышы елларында 60 мең эт фронтта дошманга каршы сугышта катнаша.