Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тыныч кышкы көн. Әкрен генә карлы урамнан атлыйм. Әле яңа гына әдәбият дәресе тәмамланды.

Батырлык, герой-солдатлар, Җиңү бәйрәме, сугыш кырында ятып калганнар һәм ветераннар турында сөйләштек... Сөйләдек, дөресен әйткәндә, сөйләргә тырыштык. Укытучы өйдә сугыш турында инша язып килергә кушты. Шул бирем башымнан чыкмый. Юлда барганда бер-нәрсәгә дә игътибар итмим. Үзем атлыйм, үзем эчтән генә Рәшит Гәрәйнең шигырен кабатлыйм.:
Июньнең ул шомлы таңын инде
Онытырга вакыт түгелме?..
Онытылмый...
Нигә бу сугышлар
Була икән озын гомерле?!


Үзем дә сизмәстән Җиңү паркына борылдым һәм аллея буйлап Мәңгелек утка таба юнәлдем. Әкрен генә мамык кебек йомшак кар ява. Салкын кар бөртекләре бөтерелеп-бөтерелеп төшәләр дә Мәңгелек ут ялкы-нында эреп юкка чыгалар.
...Ташка уеп язылган исем –фамилияләрне күздән кичерәм. Күпме гомер өзелгән, кан коелган, күз яше түгелгән. Бөек Ватан сугышы кешелек тарафыннан беркайчан да онытылмаслык мәрхәмәтсез сугышларның берсе булып кала бирә. Аның нәтиҗәсе шул: җимерелгән авыл-шәһәрләр, тол хатыннар һәм ятим калган балалар. Кайгы. Хәсрәт.
Башымда төрле уйлар, сораулар кайный. Без, кешеләр, барыбыз да сугышның бары тик афәтләр генә китергәнен бик яхшы аңлыйбыз. Ләкин, шуңа карамастан, кешелек дөньясы сугышлардан, кан коюлардан арына алмый. Әле булса дөньяның төрле җирләрендә шартлау тавышлары ишетелә. Әллә кешелек бу сугышлардан башка яши алмый микән? Ни өчен кеше гомере шулай очсыз бәяләнә? Ә балалар, никадәрле балалар ятим кала бу сугышлар нәтиҗәсендә? Алсу булып атарга тиешле таңнар канлы таңга әйләнә! Коткарырга иде кешелекне шушы үтереш-ләрдән. Миллионнарча каһарман бабайларыбыз яулап алган тынычлыкны югалтмаска, күк-ләребез зәңгәрлеген, сафлыгын саклап калырга иде бит!.. Күңел әрни, сыкрый, елый...
Быел илебездә зур бәйрәм – Русия халкы Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итә. Бу бик күп гомер. Инде Җиңүне яшь егетләр булып каршылаган дәү әтиләребезнең дә башларына ак кар булып чал төшкән. Кызганычка каршы, бик күпләре инде исән түгел. Еллар үтә тора, сугыш ветераннарының саны елдан-ел кими бара. Киләчәктә халкыбызның сугыштагы тиңсез батырлыгы турында бары тик китаплардан укып, кинофильм-нардан күреп кенә белерләр. Әйе, алар илебезнең чын патриотлары, алар туган иле өчен соңгы сулышларына кадәр көрәшкән батыр уллары, алар – безнең бабаларыбыз. Мин алар белән горурланам. Шул ук вакытта шикләнеп тә куям: тормыш безне шулай сынаса, сыгылып төшмәс идекме икән? Бабаларыбыз шикелле горур, батыр йөрәкле була алыр идекме икән? Белмим...
Бер сабыйның чыңлатып көлгән тавышына кинәт кенә уйларымнан айнып киттем. Янәшәмнән генә баласын җитәкләгән әти белән әни үтеп китте. Өчесенең дә йөзендә шатлыклы елмаю. Аларга карап мин дә елмаеп куйдым. Әйе, без бәхетле! Ә инде бу бәхетле, тыныч, матур тормышыбыз өчен без бары тик сугыш ветераннарына –үзебезнең дәү әтиләребезгә бурычлыбыз.
Кадерле ветераннар! Зур рәхмәт сезгә! Сезнең алдыгызда баш иябез!

 

Регина Латыйпова,
65 гимназия, Уфа.