Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


...Бу дөньяда булгач була икән
Кешеләр дә синең шикелле.
Кирәк икән син бирергә әзер
Кисеп алып йөрәк итеңне...
Күпме шатлык, күпме рәхмәт сүзе,
Күпме сөю һәм нур тирәңдә.
Сугыш уты сине аксатса да,
Аксамадың гомер сөргәндә...

(Н.Нәҗми)


Безнең бүлмәнең түрендә, стенада, фоторәсем эленеп тора. Ул рәсемдә түгәрәк йөзле, җитди карашлы ир-ат белән мөлаем йөзле хатын-кыз төшерелгән. Алар – минем Гыйлемҗан картәтием белән Закира картәнием. Мин аларны беркайчан да күргәнем булмады, шулай да алар миңа якын, кадерле кешеләр.
Безнең өйдә бик күп элекке документлар кадерләп саклана. Алар миндә кызыксыну, ата-бабаларым турында күбрәк белү теләген уята.
Менә картәтиемнең туу турында таныклыгы. Саргаеп беткән, берничә кисәктән торган кәгазьгә быел 103 ел тула. Андагы язмалардан күренүенчә, картәтием 1915 нче елның 14 нче июлендә туган. Бала чагы авыр елларга туры килә. Унсигез яше тулгач хәрби хезмәткә алына. 1939 нчы елда Фин сугышында катнаша. Күп тә үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Кызылармеец кита-быннан күренә – аны 1942 нче елның 5 нче гыйнварында Кызыл Армия сафына алалар. Картәтием сугышка керә. 54 нче гвардия укчылар полкында сержант булып хезмәт итә. 1942 нче елның 27 августында пуля уң як балтырына үтәли кереп яралый. Ул аяк сөягенә каты зыян китерә. 1943 нче елга кадәр 1433 нче санлы эвакогоспитальда дәвалана. Болар барсы да сакланган танык-лыклардан, белешмәләрдән күренә.
Гыйлемҗан картәтиемнең су-гышчан юлы орден-медальләр белән билгеләнгән:
Сугыш тәмамлангач картәтием гаилә кора. Закира картәнием белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр, олы юлга чыгаралар. Әтием алтынчы бала була.
Тыныч тормышта тимерче, авылдагы тавык, дуңгыз фермаларында каравылчы булып эшли.
“Картәтиең бик акыллы, басынкы кеше иде,”– дип сөйли безнең күршедә торган Рәүфә әби. “Закира картәниең белән бик әйбәт, тату яшәделәр. Балалары да үзләренә охшаганнар. Әрләш-кәннәре бервакытта да ише-телмәде. Бер-берсенең күз карашыннан аңлашалар иде. Күрше-күләнгә ярдәм итәләр иде”,– ди. “Яңа урынга килеп, башка чыгып яши башлаган вакытта, урамда Гыйлемҗаннарда гына мунча бар иде. Күршеләр, барыбыз да шуны ягып керә идек”,– дип искә ала күрше әби.
Картәтием диндар кеше була. Намазларын калдырмый, корьән укый, ураза тота. Авылыбызның күп кенә балаларына исем куша. Кешеләргә фәһемле сүзен, акыллы киңәшләрен кызганмый.
Гыйлемҗан картәтием һөнәрле кеше булган.
Балта остасы буларак аеруча хөрмәт казанган. Бик күп авылдашларыбызда ул ясаган өстәлләр, утыргычлар, чигүләргә кысалар, сандыклар бүгенге көнгә тиклем сакланган.
Умартачылык белән дә шөгыльләнгән ул. Тәүге балны алу белән урамыбыздагы бала- чагаларны җыеп, яңа аертылган бал белән, ә көз җиткәч – бакчасындагы тәмле, баллы алмалар белән сыйлаган. Мондый вакытларда балаларга зур бәйрәм булган.
Аның бакчасында бик күп төрле алма агачлары үскән. Әле булса, картәтием утырткан “Терентьевка”, “Лимонная” агачлары безне үзләренең татлы җимешләре белән куандыра.
Матур итеп гармунда да уйнаган ул. Туй табыннарын, сугым ашларын, моңлы гармунында уйнап бизәгән.
Һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәне, ярдәмчеллеге өчен, аны барысы да хөрмәт иткән. Балаларына – үрнәк, ә карт әниебезгә – терәк булган ул.
“Балага мирас итеп байлык түгел, һөнәр калдыр”,– дип өйрәтә татар халкы. Әтием дә бәләкәйдән үк, әтисе тирәсендә йөреп, балта эше, умартачылык серләренә төшенә.
Әлеге вакытта без картәтием үз куллары белән салган, төп йортта яшибез. Бүлмә өстәгәндә, өй башын япканда әтием дә ярдәм иткән. Һәрбер кадагын үзләре кагып, такталарын шомартып, кәрнизләрен бизәп эшләгәннәр.
Картәниебез: “Куллары алтын инде улымның, бу чаклы да әтисенә охшар икән!”–дип соклана торган булган.
Картәтием бу дөньяда юк инде. Бик иртә, буыннары да ныгып бетмәгән килеш, үгез җигеп җир сөрүләр, су ташулар, йорт салганда, авыр-авыр бүрәнәләрне кул белән күтәрүләр, Бөек Ватан сугышында алган каты яра эзсез калмагандыр. 1997 нче елда ул вафат булган.
Без, балалары, оныклары, аның эшен дәвам итәрбез. Картәти-ләребез яулаган тынычлыкны, илне, җирне кадерләп сакларга тиешбез.
Үземнең шундый картәтием булуы белән чын күңелдән го-рурланам!

Әлфинә Халикова.
Бишбүләк районы
Кыңгыр-Мәнәвез
авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе.