Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе – Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулып узды. Билгеле булуынча, шагыйрьнең иҗаты мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында да өйрәнелә.

Бу язмам Ф.Кәрим иҗатына багышланган чараларның берсе турында.
Мин Балтач районы үзәгенең 2 нче санлы урта мәктәбендә шагыйрьнең иҗаты һәм туган ягы белән бәйле искиткеч матур чарада катнаштым. Бәйрәм чаралары шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилиана Җәмил кызы Акберованың ачык дәресе белән башланды. Татар әдәбияты дәресе 5 сыйныфта үтте.
Мөгаллимә укучыларны ша-гыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, иң мөһим даталарга тукталды.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була.
Ф.Кәримнең иҗаты белән танышу шушы канатлы шигырь юллары белән башланды.
Балалар шагыйрьнең әсәр-ләренең нинди жанрга караган булуын, рифмасын, автор ни әйтергә теләгәнен, лексик мәгънәсен, төзелешен, авторның хис-кичерешләрен, тел культурасын бергәләп ачыклады.
Укытучы балаларга “Кем ул шагыйрь?” дигән сорау куйды.
Укучылар:
– Шагыйрь –Укытучы, Остаз, Тәрбияче, – дип тезеп киттеләр.
Лилиана Җәлил кызы аларның фикерләрен:
– Шагыйрь –хикмәтле Сүз тәмен белүче, телне камилләш-терүче, әдип, язучы, җырчы. Өстәвенә ул әле кеше рухын вә җанын шифа сүзләр белән дәвалаучы табиб та,– дип йомгаклап бирде.
Һәркем үзенең туган ягын яратып, аны үз мәхәббәте белән баетып, шигъри бизәкләргә төреп ямьләндерә. Аның гүзәллегенә, кешеләренә соклана, алар белән хаклы рәвештә горурлана. Фатих Кәримнең һәр шигыре туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт һәм тугрылык белән сугарылган.
Гүзәл Башкортстан җирендә туып-үскән яугир шагыйрь Ф.Кәримнең тормыш юлын, иҗатын укучылар белән шулай тирәнтен өйрәнүләре минем күңелдә шатлык һәм горурлык хисләре уятты. Монда укытучы Л.З. Акберованың тел байлыгы, үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, туган телен яратучы һәм укучы балалар күңелендә татар теленә карата ихтирам тәрбияләве зур мактауга лаек.
Чараның икенче өлеше “Гоме-ремнең юллары” дигән китапның презентациясе белән башланды. Монда шушы китап белән танышу, укучы балаларда китап укуга кызыксыну уяту, аларның сәләтен үстерү максат итеп куелган иде. Эш шунда ки, автор Фатих Кәримнең авылдашы һәм ул Балтач авылында балалар укыткан мөгаллимә дә.
Әдәби очрашуны укучылар Д.Дәүләтова һәм А. Фазылов саф татар телендә бик җанлы алып бардылар. Укучылар Р.Такаев, С.Хәсәнова, А. Гыйләҗева, А.Хәсәнова, А. Хөсәенов балалар өчен язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан укыдылар.
11 сыйныф укучысы А. Хәйдәршин кунакларга “Гомерегез булсын бәхетле” (З.Галиева сүзләре, И. Шәрипов һәм А. Юнысов көе) җырын бүләк итте.
Әдәби очрашуның ахырында “Туган авылым –Ает” (З. Галиева сүзләре, Р.Едиханов көе) җыры яңгырады.
Бу җырны тыңлаганда Бишбүләк районы Ает авылының гүзәл табигате, урман-кырлары, таулары, чишмәләре, Дим елгасы, Ф.Кәрим исемендәге музей, мәктәп – барысы да экранда күрсәтелде.
Шушы бәйрәм чарасын әзерләүдә катнашкан һәр укытучыга, һәр укучыга, аны оештыручыларга зур рәхмәт-ләремне җиткерәм.

З. Әлетдинова,
РФ мәгариф отличнигы,
Башкортстан республикасының атказанган укытучысы.