Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Малайлар, кызлар, сез дә теш табибына барырга куркасызмы?
Куркаааасыз!... Табибка бармас өчен мең сәбәп табасыз, теш дәвалау кабинетына кермәс өчен ишек яңагына ябышып тартышасыз әле, шулаймы?! Әйе, анда бит зур кәнәфи һәм кулына бормашина тоткан ак халатлы табиб тора...

Сер түгел, мин үзем дә курка идем. Чөнки элек тешләрне дәвалаганда авырттыралар иде. Чын! Ә хәзер дарулары да шундый шәп, яңа дәвалау алымнары да күп, табиблар да икенче. Менә шундый теш табиблары бар, алар янына сабыйлар йөгереп эшли. Шундый йомшак куллы табиб эшли Уфаның 3 санлы балалар теш поликлиникасында. Ул Гөлнара Наил кызы Галиуллина.
–Гөлнара ханым, әйтегез әле, ничек ул малайлар һәм кызлар сезгә теләп килеп теш дәвалата. Еламыйлар да, курыкмыйлар да!
–Мин 2000 елдан бирле малай-кызларның тешен дәвалыйм. Балаларны бик яратам, шуңа күрә эшемә дә ашкынып барам. 2010 елдан бирле Уфаның 39 гимназиясендә стоматология кабинетында эшлим. Малай-кызларның теш авыруларын кисәтәм, профилактика ясыйм.
Иң еш очраганы – кариес. Ул булмасын өчен тешләрнең эмален ныгытабыз, фторлыйбыз. Фторлау авыртулы процесс түгел, балалар курыкмый. Аны елына ике тапкыр эшләргә мөмкин. Тешләрне дөрес тәрбияләү турында һәр бала белән аерым сөйләшәбез. Аны тешләрнең моделе ярдәмендә эшлибез. Беренче сыйныфлар белән “Сәламәтлек сәгатьләре” оештырабыз. Дөрес туклану турында, составында минераллар, витаминнар күп булган азыклар хакында аңлатам. Алар теш моделен алып, аны тазартып өйрәнәләр. Бер-берсен өйрәтәләр. Бу сәгатьләр бик кызыклы үтә.
Әйе, 39 нчы санлы гимназиядәге кабинет Уфаның 3 санлы стоматология поликлиникасына караган 16 мәктәп теш кабинетының их яхшыларының берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча да кариес белән авыручылар саны монда 8,4 процентка кимегән. Тешләрен дәвалап торгач, табибка мөрәҗәгать итүчеләр дә кими. Сәламәт тешле балалар саны 4,5 процентка арткан.
Узган уку елында Гөлнара Наил кызы 1758 гимназия укучысын тикшергән, аларның 527енең тешен дәвалап чыгарган.
–Мондый кабинетлар мәктәп-ләрдә бик кирәк. Аларның файдасы зур. Тик соңгы елларда берничә кабинет ябылды. 2015 елда мәгариф учреждениеләрендә 169 кабинет эшләсә, 2017 елда 147 генә калган. Уфада 61 шундый кабинет эшли, – дип борчыла БР Сәламәтлек саклау министрлы-гының балалар стоматологиясе штаттан тыш Баш балалар теш табибы Римма Ганиева.
Мәктәптә теш кабинеты булуга җитәме соң? Бу табиблар балаларга тиз арада ярдәм күрсәтә, егетләр-кызлар поликлиникага чират тормый, авыртуларга түзеп йөрергә мәҗбүр ителми һәм белгән, өйрәнгән табибында тыныч кына авырткан тешен дәвалый, кирәкле киңәшләрне ала.
“Юридик килешенүләр дөрес итеп төзелгән очракта, мәктәп теш кабинетлары якындагы балалар бакчасы белән дә бер системада эшли ала. Мәктәпләрдә теш кабинетларын тергезү эше җайга салынып килә”,– ди Римма Әсхәт кызы.
Бу бик шатлыклы хәбәр. Якын киләчәктә һәр мәктәптә эшләсен ул! Тешләрегез сәламәт булсын, егетләр-кызлар!

Алсу Төхвәтуллина.