Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 Яшь хәбәрче кызыбыз Розалия Вәлиева “Юнармия” Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр хәрби патриотик иҗтимагый хәрәкәте оештырган “Солдатка хат” дип исемләнгән эссе фестивалендә катнашып, лауреат Дипломына ия булган.
Розалия Үрмәт авылы кызы. Бүген ул Яркәй урта мәктәбендә 10 сыйныфта белем ала.

“Исәнме, әтием!
Бүген без абыем Динар һәм әнием белән иске фотосурәт-ләрне яңадан карадык... Нинди гаҗәеп көчкә ия алар, үткәннәрне искә алып, берүк вакытта бик ерак та, шул ук вакытта әле күптән түгел генә булган кебек ул еллар…
Менә минем каршымда бөтен гомере әле алда торган унсигез яшьлек егетнең фотосурәте. Тик син монда балигъ булган ир-егет кенә түгел, ә Совет армиясе солдаты, үз Ватанының патри-оты – Әфган сугышчысы-интер-националист.
Әнием сөйләгәннәрдән истә калган – син СССР Кораллы Көчләр сафларына 1987 елның 20 маенда чакырылгансың.
Әфганстанда үткән һәр мизгел синең өчен исән һәм кыю солдат булып калу теләге булгандыр. Син үзең дә яшьлегеңнең шул чоры турында сөйләргә яратмадың.
Тик синең истәлекләрдән бер хәлне хәтерлим: «Башта Кабулга, аннары Кандагар шәһәренә килеп җиттек, шунда ук кырыс Әфган белән очраштык. Безне палатка-лардан гына торган таулар янындагы участокка илттеләр. Мондагы шартлар бик авыр иде: монда мендәрләр дә, юрганнар да юк иде. Температура үзгәрүчән булу сәбәпле (көндез – 45, төнлә – 0 дан да түбәнрәк) палаткада иртәнге 9 дан кичке 6 га кадәр йокларга була иде, калган вакытта эшләргә туры килде.
Суы салкын булса да тәмсез, кырлар, таулар – барсы да кара төстә, ямьсез.
Иң куркынычы беренче көрәш булды, әмма кеше барысына да күнегә икән. Шулай итеп, без дә «душман»нар белән көрәшергә өйрәндек.”
Бу күренештән әфганчының көндәлек тормышын күз алдына да китереп була.
Әтием, яратканым! Әгәр бу Әфганстан синең тормышыңда булмаса, син хәзер безнең белән булыр идең һәм әлеге фотосурәтләрне карап, ниндидер кызык, җылы сүзләр әйтер идең…
Син инде 10 ел безнең арада юксың. Әфганстанда хезмәт итү нәтиҗәсе булган авыр чир сине мәңгегә безнең арадан алып китте. Ә синең яшисең килә иде, чирең белән ничек көрәштең?
Минем беренче тапкыр мәктәпкә баруымны, шул көзне бик күрәсең килде. Тик син салкын декабрь аенда мәңгегә безне калдырып киттең…
Әгәр син белсәң, мин сине ничек сагынам! Мин синең белән бергә шигырь өйрәнгәнне искә алам, син мине бик тиз истә калдырганым өчен мактадың.
Әти, мин яхшы укыйм, спортта билгеле уңышларга ирешәм. Мин сиңа, кадерлем, хәзер шушы якты дөньяда яшәвем өчен чиксез рәхмәтлемен һәм син минем белән горурлануың өчен барысын да эшләячәкмен. Синең Ватан алдындагы хәрби бурычыңны намус белән һәм кыю башкаруың өчен мин дә бик горурланам. Син куркыныч сугыш уты аша уздың һәм искиткеч кеше һәм дөньяда иң яхшы әти булып калдың! Син һәрчак минем йөрәгемдә, мин сине нык яратам!
Хәзер мин күз алдына китерәм: кояшлы бер матур көнне, ямь-яшел болын уртасында үскән агач күләгәсендә кәнәфиеңдә минем хатымны укып утырасың, ә үзең матур итеп елмаясың...
Бүген дә төшемә керерсең дип өметләнәм, һәм мин хатымны юкка язмаганмын икән дип ышанам…

Синең бердәнбер балаң – кызың Розалия”.