Печать
Просмотров: 239

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 


Истәк авылы “Кояшкай” балалар бакчасында күп эшләр югарыдагы максатларга юнәлтелә. Сабыйлар тематик атналык, әңгәмә, ачык дәресләрдә күпмилләтле республикабызның, кече ватаныбызның тарихы, анда яшәгән халыкларның мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша, бик теләп милли уен серләренә төшенә. Сабыйларын безнең кулларга ышанып тапшырган ата-аналар моны яхшы аңлый һәм һәр башлангычка теләктәшлек белдерә.
Өлкән тәрбияче Нуриәхмәтова В.Т. тарафыннан төзелгән төрле бәйге нигезләмәләре балалар һәм әти-әниләр, тәрбиячеләрдә һәрчак кызыксыну уята. Республикабызның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында безнең балалар бакчасында “Милли костюмдагы курчаклар” конкурсы узды. Әлеге конкурс, әйтерсең лә, яшеренеп яткан талантларны ачты.
Биш – “Алтын ачкыч” (Лотфуллина А.А. ) һәм “Тамчыкайлар” (Вәлиева Г.Н.), “Василек”(Хуҗина М.Р., Максим авылы), “Сабый” (Гадиятова А.А., Барабановка авылы), “Шудыр” (Паклюсева Ж.В., Рабак авылы) төркемнәреннән барлыгы 37 милли киемле курчак тупланды. Башкорт, рус, мари, удмурт, әрмән, казак, үзбәк, һ.б. милли курчаклар бакча мөдире Гөлнара Нургалиева җитәкчелегендәге жюри хөкеменә тапшырылды. Бер-
сеннән берсе матур, асыл, күз явын алып торырлык курчакларны бәяләү җиңелдән булмады, һәр курчак үзенә игътибар җәлеп итте, призлы урынга дәгъва белдерде. Шуңа да “Традицион милли курчак”, “Сәхнә яки заманчалаштырылган милли костюм”, “Кулдан эшләнгән милли киемле курчак” номинацияләреннән тыш, өстәмә номинацияләр булдырды.
Тәрбиячеләр дә бәйгедән читтә калмады. Конкурсантлар грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
“Кояшкай” балалар бакчасы коллективы бүген тату, булдыклы, уңган, фантазиягә һәм идеягә бай әти-әниләребезгә шушы язма аша олы рәхмәт белдерә. Алар белән башкарган һәм башкарачак эшләребез, конкурс-күргәзмәләребез, кичәләребез бихисап, киләчәктә дә бер – беребезне аңлап, санлап һәм хөрмәт белән алга атласак иде.

Тәрбиячеләр: Алия Лотфуллина.
Яңавыл районы.