Печать
Просмотров: 288

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Балаларны курчалау дәүләт сәясәтен камилләштерү максатында 2012-2017 елларда дәвам иткән Милли стратегияне тормышка ашыру эшенең нәтиҗәләрен исәпкә алып, РФ президенты Указы белән 2018-2018 еллар Балалар унъеллыгы дип билгеләнде.

Балалар стоматологиясе хезмәтендә дәвалау-профилактикалау эшендә төп юнәлеш булдырылды. Ул – мәктәп стоматологиясе.

Мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлек һәм физик үсеш мониторингы алып бару, әти-әниләр белән берлектә эшләү өчен шартлар бар.

 Уфаның 3 санлы балалар стоматология поликлиникасы мәктәп укучыларының тешләрен дәвалау системасын саклаган медицина учреждениеләренең үрнәклеләреннән берсе булып тора. Бу дәвалау учреждениесенә караган 16 мәктәптә шундый сәламәтләндерү кабинеты эшли. Киләчәктә дә бу эшне киң җәелдерү максатын куялар.

Белүегезчә, узган 2018 ел волонтерлар елы булды. Бу эштә шактый тәҗрибә туплаган егетләр-кызлар бәяләп беткесез зур эшләр эшләп өлгерде. Теге яки бу ярдәмгә моһтаҗ кешеләр социаль, медицина, төзелеш юнәлешләрендә аеруча аларның ярдәмнәрен тойды. 3 санлы балалар стоматологиясе поликлиникасы БДМУ волонтерлар Үзәге белән берлектә балалар сәламәтлеген саклау юнәлешендә күп акцияләр уздырды. “Һәр теш кадерле” масштаблы бердәм волонтерлар хәрәкәте проекты сентябрьдән декабрьгә кадәр дәвам итте. Уфаның Совет районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 1800дән артык бала өчен кырыктан артык дәресләр үтте. БДМУның стоматология факультеты студентлары, клиника ординаторлары, табиблар балаларга тешләрне кече яшьтән үк карау, үз сәламәтлегеңне саклау гадәтен тәрбияләү буенча сабак бирде.

Декабрь ахырында БДМУда узган “Үзең теләп: кичә, бүген, иртәгә”  волонтерлар елын йомгаклау форумында иң булдыклы волонтерлар бүләкләнде,  проектлар барышында төшерелгән  слайдлар күрсәтелде.

Булдыклы, җитез, белемгә омтылышлы, олы йөрәкле, кечелекле бу егет-кызлар киләчәктә дә Башкортстан малайлары һәм кызларының сәламәтлеге өчен зур җаваплылык тоеп эшләр дип ышанасы килә. Алар малай –кызларның тешләре матур, үзләре сәламәт һәм шат булсын өчен тагын да зуррак белем тупларлар һәм шул белемнәрен изге эшләрендә теләп кулланырлар. Балаларның сәламәтлеге, шат елмаюы өлкәннәр өчен иң зур бәхет бит ул.

Алсу Хәбирова.