Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Беренче күренеш
Катнашалар: Акмаңгай – кәҗә бәрәне.
Каратырнак– бүре баласы.
Актырнак –эт.
Акколак –куян.
Төлкебикә –төлке.
Бүребай –бүре.

Кыш. Урман чите. Тыны бетеп, шатланып Акмаңгай йөгереп керә. Аның аркасында рюкзак төсле итеп чүлмәк асылган. Ул җырлап, биеп килә:
Акмаңгай.
Бер сикердем, ике сикердем,
Актырнак күрми калды.
Бер сикердем, ике сикердем,
Капкалар ачык калды.
Бер сикердем, ике сикердем,
Үзем таптым урманны.
Үзем табам Яңа елны,
Мактагыз мине –геройны!
Урманда бүреләр бар дип куркыта мине Актырнак. Күрәсезме бүреләрне? Юк алар, юк. Ә мин Яңа елны авылга алып кайтсам, герой булам. Вот! Герой булам, герой булам. Мин –герой!
Акмаңгайның тавышына куян килеп, аптырап карап тора.
Акколак. Әй, герой! Герой, дим.
Акмаңгай. Син бүре түгелме? Мин синнән курыкмыйм.
Акколак. Ну, герой! Мине бүредән аера белмәгәч син геройның да герое инде. Нәрсә, син монда бүре эзләп йөрисеңме әллә, герой кәҗә бәрәне?
Акмаңгай. Минем исемем бар. Акмаңгай мин. Миңа бүре кирәкми. Мин Яңа елны алып кайтырга килдем.
Акколак. Алай булгач, әйдә, дуслар булыйк, минем исемем Акколак.
Акмаңгай. Әйдә, алай булгач, дуслар булыйк. Минем маңгаем ак, синең колагың ак. Әйдә, икәүләп Яңа елны алып кайтыйк.
Акколак. Син, герой дускаем, бөтенләй аңламыйсың икән әле. Беләсеңме, Яңа ел бит үзе килә. Яңа елны матур итеп каршы алырга кирәк. Иң матур чыршыга кып-кызыл кишерләр эләргә кирәк. Беләсеңме, алар нинди тәмле, их, нәм-нәм!
Акмаңгай. Әйе шул, мин дә шулай димен.
Акколак. Шулай булгач, монда нишләп йөрисең?
Акмаңгай. Әнә шул, син әйткән чыршыны алырга килдем.
Акколак. Берүзең, бүреләрдән курыкмыйча, син чыннан да герой.
Акмаңгай. Мин шул чыршыны алып кайтсам гына герой булам шул.
Акколак. Синең бик тә, бик тә герой буласың киләме?
Акмаңгай. Бик тә, бик тә...
Акколак. Алай булгач, син шушы имән төбеннән беркая да китмә! Бер тавышың да чыкмасын. Мин сиңа чыршыны үзем бүләк итәм, белдеңме, ишетсен колагың!
Акмаңгай. Бүләк! Бүләк!
Акколак. Кычкырма дим. Ник кычкырасың?
Акмаңгай. Шатланам бит. Үзең бит чыршы бүләк итәм дисең.
Акколак. Шатланырсың менә, бүре тырнагына эләксәң. Cин тискәреләшеп, берүзең чыгып качкансың. Бу эшең шәп түгел.
Акмаңгай. Мин, мин бит...
Акколак. Тыңла. Мин дә шулай синең кебек, герой буласым килеп, әниемне тыңламаган идем, чак бүре тотып ашамады.
Акмаңгай. Ашамады?! Синеме? Бүреме?!
Акколак. Әйе, беләсеңме алар нинди? У-у-у. Ишетәсеңме, бер адым, беркая. Мине көт!
Бүре баласы күренә. Куаклар артына яшеренеп күзәтә.
Акмаңгай. Син мине алдамассыңмы соң?
Акколак. Куяннар беркайчан да, беркемне дә алдамыйлар. Мин хәзер. (Киткән җиреннән кире борыла, танавын сузып). Тукта әле тукта, баядан бирле синең аркаңнан бер тәмле ис килә. Бу нинди чүлмәк? Ул чүлмәктә нәрсәдер бар шикелле?!
Акмаңгай. Бар шул, бар. Анда яңа ел боткасы.
Акколак. И-и-и, минем бер дә Яңа ел боткасын иснәп тә караганым юк. Бер генә кабып карыйм әле?
Акмаңгай. Мин сиңа бер сер ачыйм әле. Бу чүлмәк серле, хикмәтле чүлмәк. Аны миңа китеп барган иске елның хуҗасы ат бирде.
Акколак. Әй, онытып торам, үтеп барган ел Ат елы бит әле. Ә нигә ул аны сиңа бирде?
Акмаңгай. Менә инде шуны да белмисеңме? Киләсе яңа ел –кәҗә, сарык елы. Димәк, минем елым. Шулай булгач, бу ботканы чыршыга ашатам да аны үзем белән алып кайтам.
Акколак. Ну, син бик кызык булып чыктың әле, чыршы ботка ашамый, ул су гына эчә бит.
Акмаңгай. Ярар алай булгач, син миңа чыршы бүләк итәрсең, мин сиңа ботканы бүләк итәм.
Акколак. О-о, рәхмәт! Акмаңгай, әйт әле, бу ботка минеке булгач, мин ул чүлмәкнең серен, хикмәтен дә беләсем килә.
Акмаңгай. Мин үзем дә белмим шул, аттан сораган идем, үзең белерсең әле диде.
Акколак. Кайчан белербез икән без аның серен?
Акмаңгай. Я, бар инде, чыршыны алып кил, түземлегем бетеп бара.
Акколак. Хәзер, хәзер, боткаңны бер генә иснәп карыйм әле?
Акмаңгай куянга аркасы белән борыла, куян бармагы белән генә кабып карый, тагы тыгыла, Акмаңгай борылып аңа бармак яный.
Акмаңгай. Тукта! Мин әле үзем дә бер дә кабып карамаган.
Акколак. Бер дә кабып карамаган? Алай булгач, мин тиз генә чыршыны алып киләм дә Яңа ел боткасы белән бергә сыйланырбыз. Килештекме? Мин очтым. Эх, боткасы да боткасы!
Йөгерә. Бүре баласы әкрен генә якынлаша.
Акмаңгай. Ай, куркыттың бит. Актырнак дип торам. Син кем, бүре түгелме?!
Каратырнак. Мин, мин... ә кем ул Актырнак? Ул миңа охшаганмы?
Акмаңгай. Әйе, менә суйган да каплаган. Аның тырнаклары ап-ак. Синеке, кая күрсәт әле?! (Бүре баласы күрсәтмәскә тырыша). Күрсәт, күрсәт, курыкма. Мин сиңа бүре түгел. О, нинди матур! Үткер кара тырнаклар. Ә син куркасың...
Каратырнак. Кем ул Актырнак?
Акмаңгай. Актырнак минем иң якын дустым.
Каратырнак. Мин дә Актырнак булыйммы?
Акмаңгай. Кара әле, син ничек Актырнак була аласың. Тырнакларың кара булгач, син Каратырнак, белдеңме! Минем маңгаем ак. Күрәсеңме? Шуңа күрә мине Акмаңгай диләр.
Каратырнак. (җырлый).
Минем хәзер исемем бар,
Минем дусларым да бар.
Акмаңгайның аркасында
Яңа ел боткасы бар.
Акмаңгай. Шым, тавышланма! Хәзер бүреләр ишетеп икебезне дә ашап китәләр.
Каратырнак. Юк-юк ашамыйлар. Мин... мин үзем...
Акмаңгай. Тукта, тукта, минем аркада ботка барын син каян белдең?
Каратырнак. Куянга ашаттың бит, мин ишетеп тордым.
Акмаңгай Каратырнакка бармак яный. Бүре баласы шатланып сикергәли башлый. Куаклар артыннан төлке күренә, яшеренеп тыңлап тора.
Акмаңгай. Кара аны, бәләкәй генә көенә, качып кеше сүзен тыңларга өйрәнгән!
Каратырнак. Мин шул ботка исен сизеп кенә чыккан идем урман читенә. Минем ашыйсым килә иде. Мин дә сиңа чыршы алып килсәм... син миңа да шул ботканы бер генә булса да каптырырсыңмы?! Минем дә чүлмәк серен беләсем килә!
Акмаңгай. Миңа ике чыршы кирәкми.
Каратырнак елый. Төлке аптырап башын тота.
Төлкебикә. Ай-һай, бу нинди оятсыз кәҗә бәрәне? Бүренең бердәнбер баласын елата. Бу бик куркыныч кәҗә бәрәне, сак булырга кирәк.
Акмаңгай. Я, елама, җенем сөйми елакларны, Акколак килгәч бергә утырып ашарбыз, ишеттеңме?
Каратырнак елаудан туктап, борынын күтәреп нык итеп иснәнә башлый.
Каратырнак. Иснәргә генә ярыймы, ярыймы?!
Акмаңгнай. Ярый, ярый, ярар бер генә кабып та кара алай булгач.
Каратырнак өлгерми, Төлке чыга. Каратырнак үртәнә.
Төлкебикә. И-и, малайлар, саумысыз, акыллыларым! Сез нәрсә эшләп курыкмыйча урман буенда утырасыз? И-и, нинди тәмле ис! Каян килә бу тәмле ис?
Каратырнак. Нинди ис булсын, кар иседер ул.
Акмаңгай. (Каратырнакка пышылдап). Бу бүре түгелме?
Каратырнак. Юк, курыкма, мондый бүре була димени. Минем әти аны Шайтан ди.
Акмаңгай. Син, Шайтан, монда тавышланып йөрмә әле. Юлыңда бул!
Төлкебикә. Кара, кара нинди матур малай, сиңа ачулану бер дә килешми. Бер тәмле ис сизеп кенә килеп чыккан идем.
Каратырнак. Бернинди дә ис юк, әйттем бит, кар иседер. Кар иседер дим.
Төлкебикә. Ю-юк, бәләкәчем, кар исе түгел, бу ботка исе. Ай, оля-ля, тәмле и-и-ис.
Акмаңгай. Ботка шул, ботка. Тик ул сиңа түгел. Хәзер куян Яңа елга чыршы алып килә. Чыршы өчен генә ул ботка! Белдеңме, Шайтан апа?
Каратырнак. Әйткәннәр бит сиңа, юлыңда бул. Ботка үзебезгә дә җитмәс әле, әйеме, Акмаңгай?!
Төлкебикә. Әй, алтыннарым, майлы ботка минем үземнең казанымда да пешеп утыра. Ә сез куянга ышанып көтеп утырасызмы?. Көтегез, көтегез, кыш үтеп яз җиткәч, кар астыннан килеп чыгар. Яңа ел чыршысы бит ул минем өем кырында гына. Мин аны берәрсенә Яңа ел бүләге итеп бирермен дип, әзерләп куйдым. Сезгә язган икән. Әйдәгез миңа, шул уңайдан минем боткам белән дә сыйланырсыз!
Акмаңгай. Юк инде. Әйткән сүз-аткан ук, ди минем дустым
Актырнак. Без куянны көтәбез.
Бүренең иснәнеп килгәне күренә. Төлке кечкәйләрне кочаклап, юхалап алып китәргә тырыша.
Төлкебикә. Куяннарның чыршы-лары мәңге булганы юк. Кем урманга хуҗа, куяннармы, минме? Әйдәгез, дим, соңга калабыз...
Бүребай. Кая соңга каласыз, кем урманга хуҗа? Нинди тавыш бу? Кара шаян малай, өйдән качып, кая килеп җиткән. Күрәсеңме, әнә авыл! Синең әле ул усал этләрнең тырнакларына эләккәнең юк!
Каратырнак. Тырнаклар! Минем дә тырнакларым бар.
Төлкебикә. И-и-и, хуҗа әфәнде, без менә сезне Яңа ел белән котларга җыенып, сезгә барырга торабыз. (Бүренең колагына пышылдый).
Каратырнак. Алдый, алдый. Ул безне үзенә алып барырга җыена.
Төлкебикә (бәрәнне кочаклаган булып тотып ала).
Менә кунак малае да бар, аркасында күчтәнче –майлы ботка!
Акмаңгай. Ботка сезгә түгел, әйткән сүз –аткан ук.
Бүребай. Тукта, ашыкма! Башта минем өйдә кунак булып китәрсез, чыршының иң зурысы минем йортта, үз кулларым белән бүләк итәрмен.
Төлкебикә. Ашыгыйк! Урман читендә озак калырга ярамый, кеше күрүе бар, бик тавышланмагыз әле!
Акмаңгай. Мин куянны көтәм, мин беркая да бармыйм. Әйттем, бетте!
Бүребай. Куяннары да булыр, кая әле куян малаен үзем күтәреп алыйм, аяклары арыгандыр. (Кәҗә бәрәнен култык астына кыстырып ала).
Каратырнак. Әти, әти ул үзе дә атлый белә, төшер, минем белән барсын.
Төлкебикә. Тавышыңны чыгарма. Нәрсә итле ботка ашыйсың килмиме? (Җырлый).
Итле боткабыз тәпиләп
Килде үзе урманга.
Булды безгә ул шәп бүләк,
Яңа елга – бәйрәмгә!
Чыгып китәләр. Алар артыннан куян керә, чыршы күтәргән.
Акколак. Әй... әй, Акмаңгай, син кая? Качып торасыңмы әллә? (Иснәнеп Актырнак килеп керә). Уф, котымны алдың. Якын килмә. Мин синең Акмаңгаеңа чыршы китердем.
Актырнак. Кая, кая үзе? Бу тискәре Акмаңгай аркасында күпме тавыш, капкалар ачык калган, чак эзенә төштем.
Акколак. Менә шушы урында гына тор, урманга кермә, бүре ашар дидем.
Актырнак. Ах, вах! Күрәсеңме эзләр. Кем күрде, кайсы якка киттеләр? Син, куян дускай, шушында гына тор, килеп чыкса, җибәрмә. Чыршыны беркемгә дә бирмә. Мин хәзер, менә эзләре... Коткарырга, коткарырга ау-вау! (җырлый).
Ах, Акмаңгай, тискәрекәй,
Чыгып качкансың.
Син бүреләр тырнагына
Барып капкансың!
Пәрдә.

Икенче күренеш

Урман эче. Бүре йорты. Сарай ишеге күренеп тора. Бүре баласы белән төлке килеп керәләр. Бүре кәҗә бәрәненең терсәгеннән кысып тоткан.

Акмаңгай. Кая чыршы? Мин монда чыршы күрмим.

Төлкебикә. Чыршы да булган икән. Чыршы сарай артында гына утыра.

Бүребай. Берәү генә түгел, урманы белән.

Акмаңгай. Миңа урманы белән кирәкми, миңа берәү генә кирәк. Ә бүреләр, бүреләр юкмы монда?

Төлкебикә. Нинди бүреләр булсын ди! Бүреләр үзләре бездән качып йөриләр. Хи-хи...

Каратырнак. Нигә син алдашасың, Төлкебикә апа?!

Бүребай. Кара, кара, син нәрсә сөйлисең? Мин сине хәзер сарайга ябып куйсам, белерсең. Әйдә әле миңа утын җыеш, учак ягарга кирәк, итле ботка эссе булырга тиеш.

Төлкебикә. Нәрсә, бәләкәч, синең итле ботка ашыйсың килмимени? Ә син, кунак малае, кая әле, чүлмәгеңне уртага утыртыйк, аркаңда йөртеп арып беткәнсеңдер.

Акмаңгай. Тимә әле минем боткага, ул куянныкы.

Сез итле ботка ашарга дисез, минем ботканың ите юк. Ул майлы гына.

Төлкебикә. Хәзер аның ите дә булыр. Кара әле, хуҗа әфәнде, кунак малаеның тамагына суык тимәсен, берәр шарфың юкмы? (Бүренең колагына пышылдый да тегесе өенә кереп китә). Хәзергә үземнең мамык шарфымны бәйләп торыйм. Вәт! Килешеп тора!

Каратырнак. Тимә минем дустыма, алдакчы, Акмаңгай, беләсеңме без кем? Без бит...

Бүре чыгып баласын этеп җибәрә, кулында бау. Кәҗә бәрәнен тиз генә агачка бәйләп куялар.

Бүребай. Хәзер ите дә булыр безнең ботканың!

Каратырнак. Акмаңгай, Акмаңгай, син беләсеңме, бу – бүреләр оясы, ишеттеңме итле ботка диләр?

Акмаңгай. Бүреләр?! Актырнак, Актырнак! (Куркышыннан һуштан язып егыла.)

Каратырнак. Үлде, ой үлде.... сез, сез... (Елый).

Төлке Кәҗә бәрәнен тыңлап карый.

Төлкебикә. Тын ала, бик шәп булды. Хәзер чүлмәкне алабыз. (Чүлмәкне алып агач төбенә куя. Бармагы белән тыгылам дисә, бармагы пешә). Оныта язганмын бит, бу бәрән һушына килгәнче, теге куянны тотып алып килик. Ботка да суыныр.

Бүребай. Куян дисеңме? Әйдә тиз генә... (Бәрән һушына килә).
        Акмаңгай.  Кем куян диде? Әй, кая минем чүлмәгем?

Төлкебикә. Булмады, кәҗә бәрәне уянды. Юк инде, без инде аны болай гына калдыра алмыйбыз. Ул, беләсәң килсә, Бүребай әфәнде, синең малаеңны да кыерсытты, аны елатты. Ул бик куркыныч.

Акмаңгай. Бүре, бүреләр-р!!!  (Тагы һуштан яза).

Төлкебикә. Вәт, хәйләкәр! Юри егыла. Ышанма аңа, Бүребай әфәнде. Бу кәҗә бәрәнен базга ябып китик. Ул синең балаңны да алып качачак.

Бәрәнне сарайга ябып куялар. Авыр бүрәнәне көчкә тәгәрәтеп ишеген терәтәләр.

Бүребай. Улым, кара аны, бүре булсаң, бүре була бел!

Без хәзер куянны эләктереп киләбез. Куян бәлеше, бәрән  боткасы.

Төлкебикә. Ишетсен колагың!

Китәләр. Бүре баласы бүрәнәне кузгатырга тырыша, мышнап төшә. Елый башлый. Чүлмәкне алып иснәп карый. Кая яшерергә уйлап тора да куак төбенә күмеп куя. Бүрәнә өстенә менеп ишек ярыгыннан кәҗә бәрәненә эндәшеп карый. Тегесе тавыш бирми.

Каратырнак. Үлгән минем дустым, үлгән! (Елый).

Иснәнеп эт килеп керә.

Актырнак. Кем елый? Кемне рәнҗетәләр? Ау, вау...

Каратырнак. Син кем?

Актырнак. Тукта әле, туганкаем, син бит бүре баласы, шулаймы? (Колагыннан эләктереп ала). Әйт әле, кая минем  Акмаңгаем?

Каратырнак. Авырта, җибәр. Күрсәт әле тырнакларыңны, син үзең дә бүрегә, миңа охшап торасың.

Актырнак. Минем тырнакларым сиңа нигә кирәк?

Каратырнак. Актырнак булсаң, гына мин сиңа Акмаңгайның кайда икәнен әйтәм.

Актырнак. Әйт, тизрәк әйт. Күрмисеңмени, минем тырнакларым ап-ак.

Каратырнак. Менә, сарайда. Аны бикләп киттеләр. Тизрәк коткар! (Бүрәнәне чак-чак кына кузгаталар. Акмаңгайның тавышы ишетелә). Акмаңгай. Син исән! Исән!

Сикергәли-сикергәли кәҗә бәрәне чыга.

Актырнак. Ах, син тискәре. Менә күрдеңме бүреләрнең базларына килеп төшкәнеңне?!

Акмаңгай. Мине Акколак көтеп тора! Чыршы көтеп тора. Әйдә, тизрәк!

Каратырнак. Шым, әнә үзләре килә, әйдәгез әле бүрәнәне урынына тәгәрәтик. Бүрекәч, син дә бүрәнәңә менеп утыр, бәрәннең тавышы әле генә килә иде диген. Аңладыңмы?

Эт белән бәрән куаклар артына качалар. Куянны чыршыга бәйләп, бүре белән төлке килеп керәләр. Шатлар, арыганнар.

Төлкебикә. Бүре әфәндекәем, мин әйттем бит, миннән акыллы, уңган кеше юк дип. Күрәсезме, мин ничек Сезгә ярдәм итәм?!

Бүребай. Ярар, ярар. Шуның өчен безнең белән итле ботка ашарга калырсың. Кая, теге бәрәнне алып чык, куянны иртәгәгә калдырыйк! Күрсен: чыршы алып килдек!

Төлке бүре баласын бүрәнәдән этеп төшерә, көчәнеп бүрәнәне кузгатып сарайга керә дә шунда ук коты очып килеп чыга.

Төлкебикә. Күрдеңме?!

Каратырнак. Әле генә тавышы чыга иде. Ә ул җирне чокып урманның теге ягына чыгам диде.

Төлкебикә. Булыр булыр ул хулиганнан. Мин берүзем куркам, әйдә икәү кереп карыйк әле!

Бүре белән Төлке сарайга керүләре була, Эт белән Кәҗә бәрәне, йөгереп чыгып, бүрәнә белән ишекне ябып та куялар. Куянны чыршыдан чишеп алалар.

Акмаңгай (чыршыны күтәреп). Чыршыкаем, минем чыршыкаем! Рәхмәт сиңа, Акколак! Рәхмәт, дускаем!

Акколак. Тизрәк чыршыңны алып кайт. Сине герой дип каршы алсыннар!

Актырнак. Әйдәгез, дускайларым! Тегеләр ишекне ватып чыкканчы, кузгалыйк. (Каратырнак боегып кына басып тора).

Каратырнак. Әй, Акмаңгай, чүлмәгеңне оныттың бит. Үзең: “Әйткән сүз-аткан ук, ботка –куянга бүләк”,– дигән идең.

Акмаңгай. Ай, ай, чүлмәгем кая? (Бүре баласы чүлмәкне алып, кәҗә бәрәненә бирә. Ул куянга тоттыра. Бүре баласы һаваны иснәп үзе дә сизмәстән борыны белән чүлмәккә сузыла.)

Каратырнак. Суынып та бетмәгән шикелле? Исе-е-е!

Акколак. Әйдәгез, дусларым, мин сезне Акмаңгайның Яңа ел күчтәнәче белән сыйлыйм. Молодец, Акмаңгай! Молодец, каратырнак! Явыз төлке белән бүредән ботканы саклап алып калгансыз. Сез икегез дә – чын геройлар!

Акмаңгай, И-и-и, туктагыз әле. Минем бер теләгем бар. Яңа ел ул барыбыз өчен дә килә. Бүребай белән Төлкебикәне дә Яңа ел боткасы белән сыйлыйк. Без күмәкбез, без алардан курыкмыйбыз.

Бар да риза булып тегеләрне сарайдан чыгаралар. Ботка ашый башлыйлар, Бүре белән Төлке чүлмәккә тыгылгач та, тагы куллары пешә.

Акколак. Мин белдем, чүлмәк серен белдем. Бүребай белән Төлкебикә өчен ботка ут кебек эссе. Ботканы изге, матур уйлылар гына ашый ала икән, вәт!!!

Актырнак. Димәк, Бүребай белән Төлкебикәнең эчендә әле һаман усал уй бар. Хәзер үк көчсезләрне рәнҗетмәскә сүз бирсеннәр. (Бар да эт белән ризалаша, тегеләр ант итәләр).

Бүребай. Сез безне гафу итегез. Башка беркайчан да беркемне дә рәнҗетмәбез!

Төлкебикә. Яңа ел боткасын безнең дә бик ашыйсыбыз килә шул!

Бар да шатланалар, кул чабып алалар.

Актырнак. Карагыз әле, дусларым, бу чүлмәкнең тагы бер сере бар. Ашыйбыз-ашыйбыз, ботка бер дә кимемәде! Әйдәгез, бу хикмәтле чүлмәкне чыршы белән бергә балаларга да алып кайтык.

Акмаңгай. Әйдәгез, барыбыз да Яңа ел бәйрәменә!” Безне көтәләр. (Җырлап-биеп китәләр).

Әй, Яңа ел, әй, матур ел, тизрәк кил безгә,

Тәңкә карлар, энҗе карлар сибелә җиргә!

Куркыныч түгел урманда, без дуслар булсак,

Мин –Акколак, мин –Акмаңгай. Без бергә һәрчак.

Җырлап килә, биеп килә безгә Яңа ел,

Әйдә, Төлкебикә апа,

Без саран түгел!

Биеп ява ап-ак карлар,

Җырлый җил-буран.

Җырлап тора яшел чыршы,

Шатлыкка тулган.

Әйдә бие, Бүребай бабай, син дә, Актырнак,

Ак пимаңның төбе төшсә, торма аптырап.

Әйдәгез, бергә биергә, курай уйнасын,

Яңа елда бер кеше дә ялгыз булмасын!

Пәрдә.

 Земфира МУЛЛАГАЛИЕВА.