Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

I Халыкара сәнгатьле уку буенча әдәби бәйге әлеге вакытта Уфаның Дим бистәсендә урнашкан 101 санлы мәктәбендә дәвам итә. Конкурста Уфа мәктәпләрендә беренче сайлап алу турын үткән 51 бала һәм "Символ" балалар театр студиясе коллективы катнаша.


Бәйгенең мәртәбәле жюри составына жиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмас, мөгаен. Чара башында БРның атказанган артисты, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актеры Мәхмүт Фатыйхов сәнгатьле уку буенча осталык дәресе күрсәтте.

Бәйгенең нәтиҗәләре турында "Чаткылар" кушымтасының чираттагы санында укырсыз.

Алсу Төхвәтуллина.