Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Алдарак язганыбызча, Аскын районының Иске Казанчы мәктәбе Җир уртасын белдергән тамгалы билгегә янәшә генә. Аңа нигез салынуга быел 100 тулган.

Мәктәптә бүген 108 бала белем ала. Сөендерерлек уңышлары күп. Шуларның берсе спорт юнәлеше буенча.
Балалар сәламәт тәнле, сәламәт рухлы, җитез, өлгер булырга тиеш. Атнасына 3 сәгать физкультура дәресенә йөреп кенә камиллеккә ирешеп буламы икән? Шул сәбәпле, спорт белән дуслар дәрестән тыш өстәмә түгәрәкләргә теләп йөриләр, сәламәтлек көнендә, турис-тик сәяхәтләрдә, төрле ярышларда катнашалар.
Бу якларда булганда юл уңае гына кергән идек мәктәпкә. Илшат Касыйм улы Солтаншин җитәкчеле-гендә бер төркем укучылар волейбол уены буенча осталык арттыралар иде. Башкача булмый, чөнки алар район, республика ярышла-рында катнашып кына калмый, гел җиңү яуларга ярата. Ә җиңүләр Иске Казанчыларда шактый икән инде.
2017-2018 уку елында биш егет һәм кыз җиңел атлетикада; дүрт укучы чаң-гы ярышларында; Ринат Нигъмәтҗанов, Айназ Та-синкамбетов һәм Байрас Исламовлар көрәш буенча районда җиңүчеләр һәм призер булган. Йөгерү һәм чаңгы спорты буенча разряд-лар алганнар.
ГТО нормаларын тапшыру балаларның яраткан шөгыле. 16 укучы бала аның буенча “биш”ле алган. Ә кызларның волейбол клубы мәктәпнең горурлыгы булып тора. Бу туташлар район ярышла-рында ике (2017, 2018) ел рәттән 1 урынны яулаганнар. Капитан Нәфисә Мөхлисова һәм һөҗүм ясаучы кыз Алсу Вәлиева команданың лидер-лары исәбендә.
Кышлау-Елга мәктәбе ко-мандасы белән иптәшләрчә волейбол һәм футбол ярыш-лары гел кызу үтә. Казан-чылар тик җиңүгә генә максат тота.
Иске Казанчылар яңа уку елының беренче яртысында да нәтиҗәләр яулап өлгергәннәр. Йөгерү, волейбол, мини-футбол, шахмат буенча бе-ренче һәм икенче урыннар аларда. Булгач, шундый булырга кирәк ул, дөресме, егетләр-кызлар?!.
Менә шулай спорт белән шөгыльләнеп, ике Советлар Союзы Герое үстергән Кече ватан данын якларлык, сак-ларлык булып үсәләр.

Алсу Төхвәтуллина.
Автор фотосы.