Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ил күләмендә билгеле шәхесләр үстереп чыгарган Еланлы урта мәктәбендә бүген 110 бала белем ала. Тагын утыз сабый мәктәпнең икенче өлешендәге балалар бакчасында алмаш булып килергә әзерләнә.
Биредә һәр бала үзе, белемгә омтылышы турында горурланып сөйли ала. Татар теле һәм әдәбиятын соңгы 26 елда югары категорияле, 2013 елның “Ел укытучысы” финалисты Гөлназ Шәрәфетдинова укыта. Гомерләрен балаларга багышлаган Гөлназ Леонидовна һәм мәктәп директоры Алсу Марсель кызы Гиниятуллина шушы авылда туып үскәннәр. Балаларга иң тирән кыйммәтләрне сала беләләр. Гөлназ Леонидовна (картәтисе улына сугышчан дусты исемен кушкан булган) сөйләгәннән шул мәгълүм булды, бервакыт унынчы сыйныфта укыган 19 бала шәҗәрәләрен төзегәннәр. Шул 19 баланың унөче туган булып чыккан.


Әйтик, Ильмира Зәйнуллина бабасы Зиннур төзегән шәҗәрә буенча авылга нигез салган, Мәчетле районының Әләгез авылыннан 1756 елда күчеп утырган унтугызынчы буын картәтисен дә белә. Сөйкемле бу кыз туган теленә тугрылыгы сәбәпле, олимпиадаларда иншалар язып, шигырь бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Күптән түгел генә узган “Җанлы сүз”дә зур уңышларга ирешкәннәр бу балалар. Алена Нәбиуллина шигырь язып 2нче урын яулаган, ә Назгөл Шәрәфетдинова әкият иҗат итеп, өченче урынга лаек булган. “Бишенче”ләр бигрәк тә иҗат итәргә оста, актив, диделәр безгә. Моны балалар ишектән керүгә раслап куйган иде инде. Алар башлап чыгыш ясап та, “Серле чаршау” балалар театрлары бәйгесендә “Алтын алма” спектакле белән өченче урынга лаек булганнар.
Еланлы мәктәбендә җиде-сигез милләт баласы укый. Туган тел буларак алар барысы да җырдай моңлы татар телен зур теләк белән сайлый, бер –ике айда инде ярыйсы ук үзләштереп алалар. Әти-әниләр белән дә бер ыгы-зыгы да юк, ди, бу яклап. Хәтта авылга килен булып төшкән марҗа кызлары урысча бер сүз кыстырмый сөйләшәләр икән. Менә бит рухиятле җирнең милли рух чишмәсе нинди була ала?!


Алсу Төхвәтуллина.
Автор фотолары.