Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Көзге каникулның санаулы көннәре бик күңелле үтте. Авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Зөлфирә апа Ганиева безнең өчен төрле түгәрәкләр оештырды.

Зөлфирә Әсхат кызы безнең авылның гына түгел, Әлшәй районының мәдәният йолдызы. Аның чылтырап аккан чишмәдәй моңлы тавышы бар тамашачаны үзенә җәлеп итә. Гармунда уйный, гитарада чиртә, сүз остасы да. Ике улы Дамир белән Данис та әниләре кебек музыкага бирелгәннәр. Алар югары уку йортларында сәнгать серләренә төшенә.

Каникулның беренче көнендә үк йокыларны туйдырып, сәгать уникегә клубка йөгердек. Без анда көзге көнне сурәтләп рәсем төшердек һәм үзебезнең рәсемнәрдән күргәзмә почмагы оештырдык.
Икенче көнне кул эшләре белән “мәш” килдек. Кемдер курчак бәйләде, кемдер ваза, ә без малайлар ыргак белән бәйләп карадык.
Өченче көн үзебезнең төп шөгылебез: гармун, гитара, кубыз түгәрәгендә үтте, вакыт үткәнен сизми дә калдык.
Дүртенче көнне гаилә белән җыелдык. Кемнең гаиләсендә кем буш, кем килә ала – шул килде. Нәнәйләр дә бар иде, әни-әтиләр, апалар да, хәтта бәләкәй бәбиләр дә килгән иде. Барыбыз да тырышып, теләп уеннарда җиңәргә тырышып уйнадык. Иң актив катнашканы Солтановлар гаиләсе булды. Редик абый белән Нәирә апа, өч кызлары белән барлык уеннарда да катнаштылар.
Иң шәп нәнәйләр Флизә апа Хәйруллина һәм Илсөяр апа Думаева булып чыкты.
Зөлфирә апа безне тәмлекәчләр, сутлар белән сыйлады.
Кичә беткәч, ата-аналар, ешрак шулай очрашырга кирәк, дип тагын да чакыруларын сорадылар.
Ничәдер сәгать дәвамында без, балалар, телевизор, компьютер, телефоннан аерылып, рәхәтләнеп көлеп, шаярып, уйнадык. Балалар белән ата-аналарны якынайта шундый чаралар. Мондый бәйрәмнәр кирәк безгә!

Азамат Мөхәммәтҗанов.
Әлшәй, Гайниямак.