Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Һәрбер кешенең үзенең яраткан җире, урыны була. Анда аны һәрвакыт көтеп алалар, яраталар, кадерлиләр.
Минем өчен – ул Чакмагыш районы, дәү әни белән дәү әти йорты.
Дәү әтием белән дәү әнием янына без гаиләбез белән бик еш кайтабыз. Дәү әтием бик акыллы, бик зирәк кеше. Хаклы ялда булуына карамастан, үзенә һәрвакыт яраткан эшен табып тора. Ул уңган балта остасы да, бакчачы да, иң шәп балыкчы да. Күңеле белән дә, фикере белән дә һәрчак яшь. Авылда аны бөтен кеше хөрмәт итә.


Дәү әнием дә уңган кеше. Тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Аларның ямьле өйләрендә, гел тәмле бәлеш исләре генә бөркелеп тора. Мин бу җыйнак өйдә тәмле йокыдан гел яхшы кәеф белән уянам.
Дәү әти белән дәү әниемнең бакчасында бик күп җиләк-җимешләр, чәчәкләр үсә. Мин энем Булат белән файдалы җимешләрдән авыз итәбез һәм сәламәтлегебезне ныгытабыз.
Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле булуларын телим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне юллыйм. “Кешегә теләгән изге теләкләр, йөзләтә савап булып үзеңә кире кайта”, – ди, минем дәү әнием.
Мин бөтен кешеләрнең дә бер-беренә изге теләктә булып яшәүләрен телим. Һәр гаилә бәхеттә, тынычлыкта яшәсен иде!
София Садыйкова,
2 “а” сыйныф укучысы.
Уфаның 65 санлы татар гимназиясе.