Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...

Г. Тукай.

Тукай шигырендә язылган шикелле, минем туган авылым да бик матур җирдә урнашкан. Ул тирә-яктан таулар һәм урманнар белән уратып алынган. Ике яктан аны таулар җилдән- бураннардан саклап торса, өченче якта таулар түбәнәя төшә, анда инде калын урманнар башлана. Сөн елгасы да авылыма терәлеп ага. Ул борыла-борыла үзенең суларын Татарстанга таба алып китә.
Авыл миңа бик ошый. Чөнки монда минем әнием туып үскән, балалык еллары аның шушы авылда үткән. Мин дә монда бик еш кайтам, минем дә күңелле балалык мизгелләрем шунда үтә.
Авылым зур түгел. Ике генә урамлы. Әмма минем өчен бик якын, һәрчак үзенә тартып тора.
Елның кайсы фасылы булмасын, монда табигать бик матур. Яз көннәрендә бар дөнья уяна, иң беренче тау өстендә кар эреп бетә, үлән яшелләнә башлый. Сөндә боз киткәнен карап тору да, үзе бер тамаша ул. Әкренләп бар дөнья яшеллеккә күмелә. Авыл читендәге басуларда уҗым үсә башлый, кошлар җылы яктан кайтып оя коралар.
Чәчү эшләре беткәч, бар авыл халкы җыелып, Сабантуй бәйрәмен үткәрә.
Җәй көннәре җиткәч, гаиләбез белән бергәләп тауга, чәчәкле болыннарга җиләк җыярга, печән чабарга йөри башлыйбыз.
Авылымның табигате көз көннәрендә бигрәк матурлана. Басулар тынып кала. Урманнар төрле төскә манчыла. Агачлар күз камаштырырлык төскә керәләр. Тирә-якта кызыл, сары, яшел, агачлар талгын гына җилдә серләшеп утыралар. Әкрен генә яфрак коела. Мин яңа коелган яфрак өстеннән әкрен генә, ашыкмыйча гына йөрергә бик яратам. Һавада бер-бер артлы торналар очып үтәләр. Алар җылы якларга китәргә җыеналар. Авылым өстеннән сагышлы тавышлары белән кычкырып урап, йөри башлыйлар. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мин аларга кул болгап:
“Исән-имин кышны чыгыгыз!” – дип, аларны озатып калам.
Еллар үтеп, мизгеләр алышынып торсалар да, туган өй, туган җир һәрчак үзенә тартып торыр, дип уйлыйм.
Ә көз фасылы сагышлы булса да, яратам мин аны!
Наил Бакиров,
6 “а” сыйныф укучысы.
Уфаның 65 санлы татар гимназиясе.