Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

(Якташ шагыйрь Радик Хәкимҗан –туган ягым горурлыгы)

Кешене кеше, шәхес итеп аның туган ягы да тәрбияли. Моны мин якташ язучыбыз, шагыйрь Радик Закирҗан улы Хәкимҗан исеменнән дә чыгып әйтә алам.

Танылган шагыйрь Радик Хәкимҗан сүзләренә язылган җырларны океан арты илләрендә дә яратып җырлыйлар, яратып тыңлыйлар. Күптән түгел генә ул туган якларына кайтып, 75 яшен якташлары белән бергәләп бәйрәм итеп китте. Туган мәктәбе булган Югары Кыйгы авылы лицей мәктәбендәге укучылар белән очрашуы да матур истәлекләр калдырды. Әнә шундый очрашулар вакытында безне, гадәттә, һәрчак бер сорау борчый: ничек итеп кешеләр шагыйрь булып китәләр икән? Андый сорауны без Радик абыйга да биргәнебез бар. Ул үзенең шагыйрь булып китүен иң беренче әнисе исеме белән бәйләп җибәрә, аннары инде мәктәп елларындагы туган тел һәм әдәбияты укытучылары өлешен дә әйтеп үтә. Шагыйрь булып китү өчен туган телне, туган мохитне, туган моңнарны яратып үсәргә кирәклеген дә шагыйрь аеруча зур дулкынлану белән сөйләргә ярата, шундый шигырьләрен матур итеп укып та күрсәтә. “Рәхмәт, әнкәй”, “Балалар язарга өйрәнә” кебек балалар өчен язылган әсәрләренә җирле композитор Владислав Шәрифуллин да көйләр язган, аларны балалар яратып җырлыйлар.
Шагыйрь Р. Хәкимҗан шигырьләрен укый башласа, шунда ук туган ягыбызның матур табигате кочагына кереп чумасың. Шигъри җыентыкларының кайсын гына алма, һәр сүзеннән җыр-моң агылып тора. Аны юкка гына “Җыр-моң” илчесе дип йөртмиләр, ә шулай да сүз сәнгатенең бик күп якларын табып була бу иҗаттан.
Шагыйрь сүзен ул, мактап җырлаган горур Мәхмүт тавы да, Кәҗигир битендәге зифа буйлы каеннар да күзәтеп, тыңлап утыралардыр кебек.
Безнең яктагы кыялар
Бөркетләр төягедер
Кыяларда оя кору
Һәр кошның теләгедер...

...Йөрәгемә күчкәнгәме
Җиркәемнең бар коты,
Давылларга каршы очам,
Болытларны ярып очам,
Мин дә таулар бөркете!
Мин бит – Кыйгы егете!
дип, шагыйрь үзен шул табигать кочагына каты җилләргә бирешмәс бөркеткә тиңли, бу юлларда күпме гайрәт, үз көчеңә ышану, шуннан канәгать булу, тормыш белән соклану хисләре ята.
Р.Хәкимҗан җир-су, тау-ташлардан да бигрәк бу кырыс табигатьле якларда яшәгән “кый” белән сөйләшкән якташларына иҗатында зур урын бирә, алар белән бергә күңел җылы-лыгына, ихласлыкка омтыла. Бу иҗат гүя бер шигырь диярсең. “Көзге урман” шигыренең беренче юлларын гына алыйк:
Ак каеннар сары күлмәк кигән,
Кызыл яулык болгый усаклар,
Миләшләргә ут кабынганмыни,
Дөрләп яна, гүя учаклар!
Бу юлларда автор һәртөрле чагыштырулар, метафоралар – сүрәтләү чараларын оста фай-далана. Гомумән, Р. Хәкимҗан иҗатында пейзаж лирикасы өстенлек итә. “Сандугач кунса күңелгә, мәхәббәт үзе шулдыр”,
“Җаным-чәчкә”,”Сүнә йолдыз, сула чәчкә, кыска шул гомер җирдә”, “Гомер юлы-урман юлы сыман, каршы исә язмыш җилләре”... “Дөньяда иң изге җир”, “Туган якларым-якташларым”, “Табигатьнең телен аңла гына”, “Боланнар сукмагы”, “Кәжигиргә мендем тагы”, шул ук “Көзге урман”дагы:
Бу имәннәр, мәгърур ирләрмени,
Горур басып тора гына.
Каңгылдашып, әнә кошлар китә,–
Йөрәкләрдә кала моң гына
дигән сүзләре йөрәкнең иң нечкә кылларын кузгатырдай матурлык. Шагыйрьнең шигърият дәрьясы көмештәй саф сулы Әй һәм Юрүзән елгалары, җәйге яшеллеккә күмелгән Янгантау һәм Каратау урманнары булып күз алдына килеп баса.
Имәнтау киңлекләрендә
Нурланып таңнар ата,
Ак томанда – ак биләүдә –
Авылым – Кыйгы ята.

Урманнарым кочагында
Яшемне сөртә җилләр
Әнә балачак чишмәсе –
Яшьлегем үткән җирләр.
Шагыйрь иҗаты табигать сагында да тора. Бу моңлы иҗат безне туган якның матурлыгын күреп үсәргә, яратырга, гүзәллеген тоярга, табигатен киләчәк өчен дә сакларга өйрәтүе белән дә кадерле. Р. Хәкимҗан инде олы яшьләрдә булса да, һаман да үзен табигать баласы итеп тоя, туган якларына кайтып, балачагын, балалык сукмакларын табып безне дә шул сукмакларга шигырьләре аша җитәкләп алып кереп китә, балалыкның кабатланмас мизгелләренең кадерен белергә, чын кешеләр булып үсәргә чакыра. Менә шулай да була ала икән чын табигать баласының хис-тойгылары!
Бүгенге көндә якташ – шагыйребез Радик Хәкимҗан 14 китап, 800 дән артык җыр авторы. Аның җырлары сәхнәләрдә яңгырый, радио дулкыннары аша тарала, зәңгәр экраннардан тапшырыла. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.
Илнара Низамова,
8 “б” сыйныф укучысы
Кыйгы районы.