Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Уфаның 84 санлы татар гимназиясенең 3 сыйныф укучылары безнең редакциядә кунак булып китте. Алар "Чаткылар" кушымтасы һәм, гомумән, "Өмет" ничек нәшер ителә, шуның белән кызыксындылар.

 Балалар туган телне никадәр яхшы белүләрен дә танытты: шигырьләр укыдылар, "Әпипә" һәм "Туган тел"не җырладылар. Аралашу бик күңелле узды. Балалар да, аларның әти-әниләре дә онытылмас тәэссоратлар алды.

Ахырда балалардан: “Журналист булырга телисезме?” - дип сораган булдык. “Юк!” диделәр шул алар...

Уйланырга урын бар бугай!