Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Урам берәдәкләре

Җәмгыятьтә инде ничә дистә еллар йогышлы авырулар (котыру чире, лишай, гельминтоз һ.б.) таратып, кешеләрне тешләп, куркыныч тудырган берәдәк этләр турында бәхәсләр бара. Статистика буенча, Уфада гына 30 меңгә якын берәдәк эт һәм песиләр бар икән. Хайваннарны яклаучылар мәгълүматы буенча 85 процент хайваннарның элек хуҗалары булган. Аларның урам хайваннарына әверелүенең берничә сәбәбе бар. Иң төп сәбәбе – кешеләрдә тәрбиягә алынган хайван өчен җаваплылык хисе булмау.

Урам этләре турында сүз чыкканда кешеләр гел ике төркемгә бүленәләр: берәүләр “балаларның, кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен мин эттән өстенрәк күрәм” диләр, икенче яктагылар хайваннарны яклап чыгалар, беренче төркемдәгеләрне кансызлыкта гаеплиләр, монда эт түгел, ә кешеләр гаепле, диләр.
Хуҗасыз этләр үзләре дә интегәләр, кешеләрне дә интектерәләр. Өерләре белән йөргәндә урамга чыгарга да куркыта. Мәктәптән кайтып килгән бала өстенә эт ташланган, бер хатынның аягыннан тешләгәннәр һ.б. шундый очраклар турында, авыл җирендә яшәгәч, еш ишетергә туры килә.
Матбугат, телевидениедә эт талап үтергән дигән коточкыч хәбәрләр дә күренә. Ел саен меңләгән кеше, эт тешләвенә зарланып, дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Этләрдән куркып, балалар мәктәпкә барудан баш тарта. Гомумән, каршыга килеп чыккан баусыз, борынчаксыз эттән курыкмаган кеше бармы икән ул?
Берәдәк хайваннарның күбәюендә кеше гаепле, дидек. Этен, “кирәкми, ашатырга, тәрбияләргә мөмкинлегем юк” дип, чыгарып җибәрә. Аларны стерилизацияләргә теләми һәм нәтиҗәдә күпме көчек туа. Аларны бит балалаган этнең хуҗалары үз йортларына алып карамыйлар, ә ташлап китәләр. Мисал: көз көне иртән мәктәпкә барырга дип чыккан улым кире йөгереп керде дә: “Әни, капка төбендә тартма куйганнар, ачып караган идем, көчекләр ята”, – ди. Бер авылдашыбыз калдырып киткән бит инде аларны. Ул бик оста итеп көчекләрне урнаштыру проблемасын үз җилкәсеннән безнең җилкәгә аударды. Тартмада өч яңа туган көчек иде. Таныш-белешләргә шалтыратып, яңа хуҗалар эзләргә туры килде, Аллага шөкер, барысына да ия таптык. Кызганычка каршы, минем авылдаш кебекләр күп шул. Менә шуннан арта инде берәдәк этләрнең саны.
Авыл-шәһәр җирләрендә хуҗалы этләр белән дә проблема бар бит әле. Кайбер кешеләр этләрен үзләрен генә урамда йөреп керергә чыгарып җибәрәләр. Янәсе, эткә рәхәтләнеп чабу өчен киңлек, сәламәтлеге өчен каршы җенесле этләр белән аралашу кирәк. Шул вакытта алар үз этенең башка кешегә, балага һөҗүм итәргә мөмкин булуы турында уйлап та карамый. Ә кайберәүләр белә торып та эшлиләр. Икенчеләр минем этем тешләшми ул, өреп куркыта гына дигән була. Шундый этләрдән дә ел саен күпме кеше, шул исәптән укучы, уйнап йөрүче балалар, бабай-әбиләр, коляскадагы балалары белән һава суларга чыккан әниләр каза күрәләр, хәтта таза ирләргә дә ташланалар бит алар. Шуннан китә бәхәсләшү-талашулар: берәүләр андый этне үтерергә кирәк, кеше гомере, сәламәтлеге кадерлерәк диләр, икенчеләр этләр гаепле түгел, аларның хуҗаларына җәза бирергә кирәк диләр. Ике як та үзләренчә хаклылар кебек.

Этләр кешеләргә күп файда китерәләр, ярдәм итәләр. Сукырларны йөртүче этләр бик кирәклеләр. Безнең иң якын дусларыбыз файдалы казылмалар, газ саркыган урыннарны да эзлиләр, таможняда йөкләрне тикшерәләр, наркотик матдәләрне эзләүдә алыштыргысыз ярдәмчеләр. Саклау вазифасын да бик яхшы башкаралар. Коткаручы этләр турында күпме тарихлар бар...
Болардан тыш, һәр гаиләгә шатлык китерәләр, ялгызлыктан коткаралар алар.


Закон буенча этләрнең үзләрен генә чыгарып җибәрергә ярамый. Йөрергә чыкканда аңа мотлак рәвештә муенчаклы бау белән борынчак кидерергә кирәк. Алардан башка эт тик хуҗасының ихатасы эчендә генә йөри ала.

Белгеч фикере

Бүгенге көндә берәдәк этләр муниципаль хакимиятләргә йөкләтелгән. БРда хуҗасыз этләрне аулау һәм асрау тәртибендә (№187, 2016 елның 16 маенда БР Хөкүмәте тарафыннан расланган) берәдәк хайваннарны (кешеләргә куркыныч тудырмасалар) тотып стерилизацияләргә һәм аларны кире җибәрергә дигән юллар бар. Әлеге чараның нәтиҗәләре ничек икән? Шушы сорауны ачыклау өчен Дәүләт ветеринар күзәтү бүлеге башлыгы ЗИГАНШИН Линар Ибраһим улына мөрәҗәгать иттем.
– Үткән елга отчетлар анализга җибәрелде. Алар әзер булгач, бу эшнең нәтиҗәлелеге турында сүз йөртеп булачак. Нәтиҗәлелекнең төп күрсәткече булып халыкның берәдәк этләр һәм аларның кешеләргә ташлануы турындагы фактлар бәян ителгән мөрәҗәгатьләре торачак.
Стерилизация хуҗасыз этләрнең кимүенә китерергә тиеш. Этләр саны кимегәч, табигый рәвештә кешеләргә ташлану фактлары да кимиячәк дигән сүз.
– Әле башкалада “Доброта” дигән хосусый приют бар. Үткән ел азагында Уфа мэры хуҗасыз хайваннар өчен приют төзеләчәк диде. Приют бу проблеманы чишәргә ярдәм итәрме?
–Бу сорауда нәтиҗәлелек мөһим. Берәдәк хайваннарны приютта тоту ул урыннар булганга кадәр генә нәтиҗәле. Безнең законнар буенча хуҗасыз хайваннарны аулаган оешмалар ул этләрне тикшерергә һәм максимум 6 ай дәвамында ашатырга, тәрбияләргә тиеш. Шул алты ай эчендә хайванга хуҗа табылырга тиеш. Бу бик зур проблема, күпме акча кирәк бер этне асрауга. Шуңа күрә хуҗасыз этләрне тотып стерилизацияләү һәм шул рәвешле аларның санын киметү турында карар кабул ителде.
– Безнең җәмгыятьтә берәдәк этләрдән башка тагын бер проблема бар: хуҗалар үз этләрен урамда ирекле йөртәләр. Ул этләр дә бит балаларны куркыталар, ташланалар, тешлиләр, зыян китерәләр.
– Менә бу проблеманы бетерергә хайваннарга чип урнаштыру һәм ветеринария, хайван асрау һәм йөртү законнарын бозган өчен хуҗаларга җәзаларны катылату гына ярдәм итәчәк. Шундый чаралар гына хуҗаларда җаваплылык хисен барлыкка китерәчәк. Әлеге көндә зыян иткән этләрнең нәкъ шушы кешенеке икәнен исбатлау мөмкин түгел, ә чип я татуировка булса, хайванның хуҗасын табу авыр булмас иде.

 

Әйткәндәй...

Этне тәрбияләү мөһим нәрсә. Бу хакта токымлы этләр үрчетүче Луиза Мельникова шуларны сөйләде.
– Эт хуҗаларының җавапсызлыгы нәрсәгә китерергә мөмкин?
– Бу этнең агрессивка әверелүенә китерә, чөнки аны бернәрсәгә дә өйрәтмиләр, муенчаклы бау белән урамга алып чыгып йөртер урынга гел чылбырга бәйләнеп утырырга мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә ул социальләшми, башка мохиткә яраклаша алмый, ә андый эт гадәттә “куркак” була һәм ул куркышыннан үзен яклау өчен һөҗүм итә башлый.
– Шундый сорау туа: ә этләрне ничек дөрес итеп тәрбияләргә соң?
–Этне алыр алдыннан ныклап уйларга кирәк: ул да бит тере җан иясе, аның үз холкы, хисләре бар. Алар, уртача алганда, 10 елдан артык яши. Этне дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Табигый ашамлык (ботка, ит, эремчек, йомырка, кишер кирәк) ашатырга, витаминнар бирергә кирәк. Ел саен прививкаларын ясатып, ярты ел саен кортларын чыгарып торырга кирәк. Дөрес итеп тәрбияләү – аны чылбырда тоту дигән сүз түгел. Авыл җирендә булса, ул ихатада яки киң, зур вольерда яшәргә тиеш һәм вакыты-вакыты белән ул аннан чыгарга тиеш, читлек артында яшәмәсен. Хуҗа белән даими йөреп кайту кирәк. Әгәр кешенең эт белән шөгыльләнергә вакыты булмаса, хайван алу кирәкмәс. Чөнки нәтиҗәдә алар урам этенә әйләнәчәкләр.
Агрессив эт килеп чыкса, кискен хәрәкәтләр ясамаска һәм, иң мөһиме: куркуны сиздермәскә кирәк. Беркайчан да эткә артыгыз белән басмагыз. Күзләрегезне аның күзләреннән алмыйча, аңа курыкмавыгызны җиткерергә тырышыгыз (алар мәгълүматны күзләрдән укыйлар), каты итеп кычкырып, җирдән таш алып аңа ыргыткан кебек хәрәкәт ясагыз. Тавыш чыгаруны дәвам итеп, акрын гына артка чигенегез. Кешенең елмаюы, кычкырып көлүе дә аның эткә караганда көчлерәк булуын күрсәтә.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>