Кыш килде. Машинаң аңа әзерме?

Шипы билгесе беркетелмәгән очракта сезгә 500 сум күләмендә штраф салыначак. Моңа кадәр шипылы резинаның кайчан куелуы һәм яңадан алмаштыруның да төгәл генә вакыт аралыгы билгеләнми иде. Бу өстәмә дә расланды һәм үз көченә керде. 1 декабрьдән алып 1 мартка кадәр мондый резина белән йөрү катгый таләп булып тора хәзер.

1 декабрьдән кышкы тәгәрмәчләр һәм билгесе куллану турында юл йөрү кагыйдәләренә өстәмәләр үз көченә керде


Илнең зурлыгы һәм төрле климат зоналары булу бу мәсьәләдә һәрчак аңлашылмаучанлык тудыра иде. Чөнки көньяк регионнарда кар эреп, тузан оча башлаганда төньяк төбәкләрдә чын кыш була әле. Әйткәнемчә, җылы регионнарда күптән юллар ачылса да, водительләр мартка кадәр җәйге резинага күчә алмаячак. Ә Себер ягы төбәкләрендә һава һәм юллар торышына карап, водительләрнең үз ирегенә куела. Көннәр салкынайткач, автомобильләрнең җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алмаштырырга кирәклеге, шипылы резинаның иминлекне тәэмин итүе хакында көн дә диярлек кисәтелсә дә, кайбер руль артына утыручылар бу хакта колакларына да элми. Шуңа күрә карлы-бозлы юлларда җәйге тәгәрмәч белән йөрүче автомобильләр очрый да инде. Бу атна башында да шушы хәл күзәтелде. Әле булса җәйге тәгәрмәч белән йөрүчеләр аварияләр ясый. Алар аркасында “бөке”ләр барлыкка килә. Бер гаепсез кешеләрнең машинасы каза күрә, меңәрләгән кеше эшкә соңлый? Ни өчен шулай?
Барысы да белеп тора бит ноябрь аеннан соң май ае килми, ә декабрьдә – кыш башлана. Бозда җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу –ваемсызлык һәм ахмаклык та. Югыйсә, элеккечә кытлык заман түгел бит, җаның ниндине тели, шундый резина алып куярга була.
Шулай да иң беренче нинди таләпләрне истә тотарга кирәк? Кышкы резинаның да барсы да энәле булмый. Кышкы резинаны җәйгедән ничек аерырга? Башлыча кышкысында МS дигән язу тора. Мондый тамгалар, гадәттә, Европа җитештерүчеләрендә яки европалылар өчен куела. Безнекеләрдә исә кар бөртеге яки тау түбәләре сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк. Түбән температурада йомшак булуы һәм сыгылмалырак итүче үзлеге аларның бозлы яки карлы юлдагы тотрыклылыгын арттыра. Шиннарның кулланылышта булу дәвере ничек караудан һәм нинди шартларда саклаудан да тора. Шиннар хәтта файдаланылмаган очракта да тиз картая һәм аларның “гомер” озынлыгы 5-6 ел гына тәшкил итә. Протекторлары исән булган очракта да, бу вакыттан соң аларны файдаланмау хәерле. Аннары, резинаны кулдан сатучылар да күбәйде соңгы вакытта. Алар исә ун ел яткан резинаны да сатып җибәрергә мөмкин. Аның кайчан җитештерелгәнен белү өчен резинаның ян-ягындагы дүрт санны эзләп табарга кирәк. Беренче ике сан атнаны белдерсә, соңгы икесе эшләнгән елны аңлата. Мәсәлән: 1017–2017 елның 10нчы атнасы. Димәк, ул агымдагы елның март уртасында эшләп чыгарылган. Резинаның ашалган, кабарган, ярылган яки киселгән урыннары булса, бу очракта кулланырга ярамый. Шулай ук бер күчәргә ике төрле резина куярга рөхсәт ителми. Беренче чиратта моның авариягә китерүе мөмкин. Икенче очракта ЮХХДИ инспекторлары күреп калса, штраф салачак, гомумән, хәзер дүрт тәгәрмәчтә дә бертөрле резина булырга тиеш. Белгечләр хәтта бер тапкыр да файдаланылмаган, ләкин 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга ярамый, дип әйтә. Чөнки алты ел буена җәйләрен эссе, тимер гаражда сакланса, ул кибә, сыгылмалыгы кими һәм юлда китеп барганда ярылып китү куркынычы зур. Кайбер очракта ел мизгеле тәмамланып, юллар кар-боздан чистарса да, машина хуҗалары резиналарны алыштырырга ашыкмый. Шуны онытмаска кирәк: кышкы йомшак резина салкында яхшырак йөри, ләкин җылыда ул тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы да кими.

Аннары, резинаны кулдан сатучылар да күбәйде соңгы вактта. Алар исә ун ел яткан резинаны да сатып җибәрергә мөмкин. Аның кайчан җитештерелгәнен белү өчен резинаның ян-ягындагы дүрт санны эзләп табарга кирәк. Беренче ике сан атнаны белдерсә, соңгы икесе эшләнгән елны аңлата. Мәсәлән: 1017–2017 елның 10нчы атнасы.

Кышкы резиналар өчен аерым дисклар булдыру да күпкә отышлырак. Беренчедән, һәр сезон саен аларны алыштырып торырга кирәкми. Аннары резинаны дисктан алып яңадан кидерү дә аның тотрыклыгын киметүе хакында онытмыйк. Икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый. Шуңа күрә кыш өчен гади һәм арзан дисклар алу отышлы. Белгечләр 0 градустан алып 5 градус салкынга җиткәнче, һичшиксез, резиналарны алмаштырырга куша. Соңгы вакытта, безнең төбәктә, нәкъ шундый һава торышы өстенлек итә дә инде. Һава температурасы 5 градуска җитеп салкынайтканда күпер өсләрендә генә түгел, юл катламының бар өлшендә дә бозлавыклар барлыкка килүен кисәтәләр алар. Мондый шартларда руль белән идарә итүгә машина йөртүчеләрнең күбесе тиз генә күнегеп китә алмый. Карлы-бозлы юл барыбыздан да игътибарлылык, саклык, профессиональ осталык таләп итә. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Чөнки машина юлын кисеп үткәндә, яисә транспорт узачак юл буеннан атлаганда, кинәт егылып тәгәрмәч астына эләгү ихтималы бик зур. Бозлавык вакытында машинаның тормоз юлы икеләтә-өчләтә артуын да онытмасыннар иде җәяүлеләребез.
Соңгы көннәрдә һава шартлары үзгәрү сәбәпле, республиканың Юл хәрәкәте Хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе транспорт белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хәрәкәт тизлеген юлларда иминлек сакланырлык итеп сайларга, аеруча игътибарлы булырга һәм көндез дә транспорт фараларының яктылыгы якын арага төшә торганын кабызып йөрергә онытмаска, шиналарны кышкыга алмаштырырга чакыра. Иң мөһиме: бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Белгечләр юкка гына 0-5 градус салкыннарны җәяүлеләр өчен дә иң куркыныч вакыт дип әйтмиләр. Шушы авыр шартларны искә алып һәм җәяүлеләрне таптату очраклары кинәт арту сәбәпле, 28 ноябрьдә “Җәяүле” дип исемләнгән киң масштаблы профилактик чара башланды. Чөнки ноябрь аеның икенче яртысында гына да җәяүлеләрне таптатуның 36 очрагы теркәлде. Шушы юл-транспорт фаҗигаләрендә 9 кешенең гомере өзелде. Ел башыннан алып 1190 шундый авария теркәлгән. Аларда 128 кеше һәлак булган, 1130 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Юлда таптау очраклары, башлыча, караңгы вакытка туры килә. Һәлакәткә китерүче төп сәбәпләр: шиналарның кышкы юл шатрларына туры килмәве, аларның дөрес урнаштырылмавы (тиешле әйләнеш юнәлешенә каршы), чамадан тыш тузган булулары һәм тәгәрмәч эчендә һава басымының бердәй тигез булмавы. Һава басымын һәрчак үлчәп, тикшереп торыгыз. Аның түбән булуы шипыларның бик тиз коелып бетүенә дә китерә. Ә шипысыз резинаның файдасы да шул кадәр генә. Бу вакытта тәрәзә чистарткычлар (дворник) искерү дә хәвефле. Карны тиз арада тулысынча чистартмаган дворниклар аркасында да бәлагә юлыгу очраклары күп.
Җәяүлеләр, аеруча игътибарлы булыгыз. Кышкы юлда машинаны тиз генә туктатып булмый. Юлны тиешле, рөхсәт ителгән җирдән генә аркылы чыгыгыз.

P.S. Техник регламент буенча җиңел машинаның кышкы шина протекторы 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Яңа чакта ул 8 миллиметр була. Әгәр дә ул 2 миллиметр тирәнлектә булса, тормозга баскач транспортның туктау юлы 70 процентка кадәр үсә, ягъни машина тиз генә туктый алмый, шуып бара.
Шулай ук машинаның алгы тәгәрмәчләренә кышкы, арткысына җәйге резиналар кую да юлда куркыныч тудыра. Тәгәрмәчләрнең төрле җитештерүчеләрдән булуы да аварияләр килеп тууга сәбәп булуы ихтимал. Чөнки аларның берсе йомшак, икенчесе каты булуы бар. Бу кинәт тормозга басканда машинаның аркылыга килүенә китерә.
Рәдиф Фәтхи.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>