Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бөек Ватан сугышында катнашучылар Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан май-июньдә 10-шар мең акча алачак. Бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы тиешле указ Русия Президенты сайтында басылып чыкты.

“10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү Русия Федерациясендә, Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, катнашучыларына каралган”, - диелгән ТАСС агентлыгы хәбәрендә Русия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтанып.

Түләүләрне барлыгы 103 меңгә якын кеше алачак. Бу максатка гомум федераль бюджет чаралары 1,034 миллиард сум тәшкил иткән.

Бу түләүне алыр өчен махсус рәвештә Русия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ул Пенсия фонды мәгълүматлары нигезендә гаризадан тыш түләнә, дип аңлаталар ведомствода.