Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Польшада 12 тонна сыек шоколад тутырылган фура ауган. Водитель юл-транспорт һәлакәтенә Варшава белән Познань арасында очраган. Цистерна эчендәге шоколад, юлга түгелеп, ике яклап та юлны япкан. Авария урынына янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Алар каткан шоколадка су сибә. Юлны бары тик шул рәвешле чистартып була дип аңлатканнар коткаручылар.