Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Американың Fox 31 телеканалы хәбәр итүенчә, андагы Колорадо штатында шаккатырлык хәл булган.  

  Агымдагы елның март аенда табиблар  73 яшьлек Линда Вулли дигән ханымга бөерләрендә яман шеш дигән диагноз куялар. Май аенда операция ясап бөерләрен алып ташлыйлар. Әмма соңыннан ачыклануынча, мартта ясалган биопсия шешләрдә рак күзәнәкләре булмавын күрсәткән. Операциядән соң тикшерүләр дә яман шешләр булмавын дәлилли.

 Хәзер Вуллига бер бөер булса да күчереп утыртырга кирәк. Ә Америкада трансплантатлар көтү вакыты уртача 7 ел икән.

   Флорида штатында яшәүче бер ханым да күптән түгел үзен дәвалаган табибны сәламәт бөерен алып ташлаганы өчен судка биргән булган.

Елена Фатыйхова.