Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бөекбритания студенткасы Софи Мишель,  бер ел эчендә ASMR  форматында видеолар яздырып, 60 мең евро акча (78 мең доллардан артыграк, безнең акча белән 5,2 млн сум) эшләгән. Тамашачылар белән пышылдап сөйләшеп төшерелгән  видеороликлар, YouTube каналында күрсәтелеп, дистәләрчә  мең караулар җыйган.

Бүгенге көндә 21 яшьлек британияле кыз каналына 250 мең кеше язылган. Видеоязмаларында Софи төрле темаларга пышылдап сөйләшә. ASMR форматы  релаксация өчен яхшы, дип яза Mirror басмасы.

Төп керемен Софи видеоязмаларында урнаштырган реклама аша ала.

Әлеге роликлар яздыру идеясе кызга аның энесенә “баш мие яман шеше” диагнозын куйгач килә. Мишель стресстан котылу чараларын эзли һәм шушы форматка юлыга.

ASMR жанры ул -  тыныч, шыбырдаган тавышлар, пышылдау авазлары кулланылып яздырылган  аудио- һәм видеоязмалар. Бу формат стресстан һәм депрессиядән котылырга теләгәндә аеруча ярдәм итә  дип исәплиләр.

Әйткәндәй, Кытайда быел  ASMR форматындагы видеоязмаларны, порнографиягә тиңләп, тыйдылар.