Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республика озын гомерлеләр саны буенча лидерлар исәбендә.

100 яшьне узган пенсионерлар иң күбе Мәскәүдә, Мәскәү янында, Санкт-Петербургта һәм Башкортстанда яши. Русиянең Пенсия фонды, озын гомерлеләр санын тикшереп, лидер төбәкләрне билгеләде. Владимир Путин инаугурациясе көнендә кул куйган “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр милли һәм стратегик үсеше турында”гы указда уртача гомер озынлыгын арттыру мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Президент Хөкүмәткә 2024 елга гомер озынлыгын – 78, 2030 елга 80 яшькә кадәр үстерү өчен чаралар күрергә боерык бирде.

Майда Башкортстанның озын гомерле 484 кешесе Владимир Путиннан котлаулар алачак. Бакалы, Куергазы районнарында, Благовещенск, Салават, Туймазы шәһәрләрендә яшәүче 5 ветеран бер гасырлык юбилейларын билгели. 55 өлкән кешегә 95 яшь тула, республиканың 424 кешесе 90 яшьлек юбилейларын каршылый дип хәбәр итәләр Пенсия фондының төбәк бүлекчәсендә.

Русиянең иң өлкән пенсионеры – Чечняда гомер итүче 128 яшьлек ханым. Бүген илебездә 110 яшьне узган 37 кеше яши, аларның барысы да - Кабарды-Балкар, Чечня, Дагыстан һәм Ингушетия халкы.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Русиядә уртача гомер озынлыгы 72,6 яшь тәшкил итте, Мәскәүдә ул 80 яшькә якынлаша. Шул ук вакытта бүген илдә 7 меңнән артыграк 100 яшь чиген узган кеше яши.

Берничә ел дәвамында озын гомерлеләр саны артачак дип фаразлана.