Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Иске Туймазы һәм  Гафур авылларында  төп проблемаларның берсе –  су мәсьәләсе. Ул эчү өчен генә түгел, хәтта юынуга да яраксыз. Төбәк җитәкчесенә җирле халык судан нефть исе килүен, составында зарарлы кушылмаларның  дистәләрчә тапкыр артык булуын түкми-чәчми сөйләп бирде.

Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе сәламәтлек өчен гаять мөһим диде Радий Фәрит улы. Туймазы районы хакимияте башлыгына ул барлык документацияне әзерләп, алдагы атнада башкалага килергә йөкләде.

“Бу темага кагылышлы аерым киңәшмә  булачак, аны хөкүмәт премьер-министры үткәрер, мөгаен. Эчәр су мәсьәләсен беренче чиратта хәл итү кирәк”, - диде Радий Хәбиров.

Ике авыл өчен су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасын төзү 200 миллион сумнан бәяләнә.

Фото: Башинформ.