Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Азия үзәгендә табигатьнең бер могҗизасы – Байкал күле урнашкан. Серләргә бай ул. Сулык белән бәйле кайсыбер күренешләр кешелек өчен бүген дә табышмак булып кала.
Көнчыгыш Себердәге тектоник чыгышлы бу күлгә ни өчен “Байкал” исеме бирелгән дип кызыксынган идем, бак дисәң, әлеге сүзнең килеп чыгышы төгәл билгеле түгел икән. Галимнәрнең күбесе ул “бай” һәм “күл” дигән төрки сүзләрдән килеп чыккан дигән фикердә.
Күлнең кайчан барлыкка килүе турындагы бәхәсләр дә һаман дәвам итә. Фән белгечләренең бер төркеме Байкал бозлык чорында ук барлыкка килгән һәм ул Җирдә 25-35 миллион еллар яши дип раслый. Икенчеләре исә сулык берничә йөз мең ел элек кенә барлыкка килгән һәм яшь күлләрнең берсе булып тора дигән фикер яклы. Әмма соңгы вариантны хуплаучылар бик аз.
Гадәттә, күпчелек күлләр, 10-15 мең ел яшәгәннән соң кибеп яки сазлыкка әйләнеп, табигый юкка чыгалар. Бу фактны күз уңында тотканда, Байкалның “озын гомерле” булуын да табышмак дип әйтергә мөмкин. Әйткәндәй, Байкал турындагы беренче мәгълүматлар борынгы Кытай елъязмаларында табылган.
Байкалның дөньядагы иң тирән күл булуы барыбызга да мәгълүм. Иң тирән урыны 1642 метрга җитә. Моны билгеләү өчен галимнәр 1,3 миллион тапкыр үлчәүләр үткәргәннәр! Шулай да бүген заманча технологияләр ярдәмендә тагын да төгәлрәк саннар алырга исәплиләр. Күлнең уртача тирәнлеге 744 метр дип алына. Ярымай формасындагы сулыкның озынлыгы – 636 километр, иң киң җирендә киңлеге – 80 километр.
Байкал суы бик салкын, хәтта кызу җәй айларында да 9-10 градустан югары җылынмый. Ә табигате бик бай. Әлеге күлдә бүтән сулыкларда очрамаган тереклек төрләре бик күп. Мәсәлән, байкал чуртаны бу күлдә генә яши. Гомумән, Байкалда яшәгән балыкларның 80 проценты сирәк төрләргә карый. Әлеге сулыкта имезүчеләрнең бер төре – байкал түләннәре дә көн итә. Аларның монда ничек килеп эләгүләре әлегә билгесез, әмма алар Төньяк Боз океаныннан Енисей һәм Ангара елгалары аша монда “күченеп килгәннәр” дигән фараз бар.
Ангара, дигәннән. Байкалның тагын бер үзенчәлеге ул. Гадәттә елгалар үзләренең суларын диңгез һәм күлләргә илтеп коялар. Байкалга да 336 елга агып төшә. Ә менә Ангара, киресенчә, аңардан башлангыч ала. Халыкта бу күренеш турында риваять тә яши. Имеш тә, Байкал-әтинең 336 елга-улы һәм бердәнбер Ангара-кызы булган. Улларының барысы да суларын әтиләренә койганнар, аның суларын арттырганнар, ә менә Ангара-кыз Енисей елгасына гашыйк булган һәм әтисенең суларын Енисейга ташыган. Байкал-әтинең моңа ачуы чыккан һәм ул кызы Ангараның юлына зур кыя кисәге ыргыткан. Бу таш төшкән җирендә ятып калган. Аны Шаманташ дип йөртәләр. Ул Ангара итәгенә урнашкан һәм елганың башы булып санала.
Сәер күренешләр
Байкал серле күренешләргә бай урын. Мәсәлән, Рытый борынында, урындагы халык сөйләвенчә, янып торучы шарлар һәм адашып йөрүче утлар еш пәйда була һәм тарлавыкларга кереп югала. Ә Баһадир борыны янында вакыты-вакыты белән утлы дулкын судан күккә омтыла. Борынгы заманнарда әлеге борында шаманнар табигать көчләренә әфсен уку йолалары үткәргәннәр. Яңа туган малайларны монда алып килү гадәте дә булган. Имеш тә биредә булачак батырларга физик һәм рухи көч керә дип исәпләнгән.
Байкалның төрле урыннарында күренгән сәер яктылыклар бүген дә табышмак булып кала. Фәнни күзлектән аны температура режимнарының капма-каршылыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренешләр дип исбатлыйлар. Әмма гади кешеләр аны табигатьнең бер могҗизасы дип кабул итә. Байкалдагы сәер күренешләрнең һәрберсенә карата риваятьләр чыгарылган. Күл, чынлап та, табигатьнең күп серләрен үзенә җыйган. Галимнәр аларның барлыкка килүен фәнгә нигезләп аңлатырга тырыша. Әмма кайсыберләренә һаман җавап таба алмый. Мәсәлән, Байкалда гына була торган эче куыш галәмәт зур боз калкулыклары, боз катламы астында күчеп йөрүче зур караңгы боҗралар, су өстендә барлыкка килүче оптик иллюзияләр һәм чагу миражлар – боларның барысы да галимнәр өчен чишелмәгән табышмак.
1996 елда ЮНЕСКОның бөтендөнья табигый мирасы исемлегенә кертелгән күлнең иң зур табышмагы – аның суы. Язын Байкалның суы шулкадәр чиста һәм үтә күренмәле: 30-40 метр тирәнлектә йөзеп йөрүче балыкларны рәхәтләнеп күреп була. Ул планетабызның иң чиста күле дип санала. Күл суын алдан эшкәртмичә дә эчәргә мөмкин. Чөнки аны уратып алган таулар каты токымлы таштан тора һәм елгалардан килгән су, табигый фильтр аша үтеп, үзләре белән башка матдәләрне алып керми диярлек. Шуңа да суы таза һәм кислородка бик бай. Өстәвенә, Байкалның биологик тазартучылары да бар. Алар – күзгә күренмәс Эпишура кыслачыклары. Миллиардлаган кыслачыклар бар пычракны һәм органик черемәләрне юкка чыгара. Менә шуңа да Байкалның суы аеруча таза һәм үтә күренмәле.
Һәлакәт яный
Бүген күлгә экологик һәлакәт яный. Байкал ярларының якынча 60 проценты спирогира суүсемнәре белән капланып килә, яр буе зонасының пычрануы катастрофа масштабларына якыная, дип кисәтә белгечләр. Бу суүсемнәр күлдә фосфор артык нык күп булганлыктан үрчи. Шуңа бүген спирогиралар өчен азык булган фосфорның арту сәбәпләрен ачыкларга тырышалар. Күл пычрануның төп сәбәпчесе, әлбәттә – кешелек факторы. Иң төп пычратучыларның берсе дип Байкал целлюлоза-кәгазь комбинаты атала. 2013 елда аның эшчәнлеге туктатылды. Әмма аңа кадәр ул күлгә 40 миллион тонна куркыныч химик калдыклар ыргытырга өлгергән. Икенче пычратучы – Селенга елгасы. Аңарда йөзүче суднолардан пычранган су күлгә агып килә. Шулай ук Русия һәм Монголиянең сәнәгать предприятиеләреннән агып төшкән сулар да елгага эләгеп, бар чүп-чар күлгә килеп җитә. Браконьерлык, ял итүчеләрнең үз артларыннан чүп калдыруы кебек күренешләр дә Байкалның ямен җибәрә.
Шуңа бүген серлелек дөньясы саклаган Байкалның киләчәге куркыныч астында тора. Яр буенда урнашкан сәнәгать предприятиеләре, коммуналь хуҗалык объектлары калдыкларын эшкәртү, пычрак суларын чистарту өчен заманча технологияләр бар. Теләк кирәк, акча кирәк, дәүләт ярдәме кирәк.
Дөньядагы төче су запасының (тозлылыгы – 1 процент чамасы) 20 проценты тупланган Байкал илебезнең иң зур хәзинәләренең берсе икәнлеген Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә аңлыйлардыр, мөгаен. Бүген кайсыбер илләрдә кешеләр бер тамчы эчәр суга интегеп яшиләр. Су өчен сугышалар. Ә Русия табигать биргән байлыгына битарафлык күрсәтә. Тикшерүчеләр исәпләвенчә, әгәр Байкалның суын ил халкына бүлеп бирсәләр, һәр кешегә 3000 вагон-цистерна су тияр иде!
Язгөл ЮНЫСОВА.