Уку мине үзгәртә

Укырга өйрәнү балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә баш миен үзгәртә. Галимнәрнең халыкара төркеме шулай дип ачыклаган.

Әйтергә кирәк, уку – кешелекнең эволюция үсешендә чагыштырмача яңа күренеш. Әлегә кадәр “уку өлкәсе” баш миенең күрү өчен җаваплы кабыгында урнашкан дигән фикер яшәп килде. Әмма тәҗрибәләр моны исбатлый алмады. Шулай итеп, кешенең баш миендә уку өчен җаваплы өлкәләр юк. Бездә уку геннары да юк.
Германия, Голландия, Италия һәм Һиндстан галимнәреннән торган төркем бу эш буенча җитди тикшерүләр алып барган. Алар укый белмәгән өлкән яшьтәге кешеләрне укырга өйрәткән. Эксперимент Һиндстанда үткәрелгән. Бу илдә халыкның 28 проценты укый-яза белми. Фәкыйрьлек аркасында күп шәһәрләрдә яшәүчеләр, аеруча хатын-кызлар белем алудан мәхрүм. Илдәге ир-атларның 81 проценты һәм хатын-кызларның 63 проценты гына укый-яза белә.
Шуңа тикшерүдә катнашырга хатын-кызларны күбрәк җәлеп иткәннәр. Эксперимент башланганда катнашучылар үзләренең туган һинди телендә бер сүз дә укый белмәгән. Ярты елдан соң алар беренче сыйныф укучылары дәрәҗәсенә җиткән. Бу вакыт дәвамында белгечләр аларның баш миен тикшереп торганнар. Менә шунда галимнәр гаҗәп күренешкә тап булган: укырга өйрәнүчеләрнең баш миенең тирәнтен структурасына йогынты ясаучы нейрон үзгәрешләр барлыкка килгән. Үзгәрешләр бигрәк тә мәгълүматны эшкәртү өчен җаваплы структурасында күзәтелгән.
Димәк, чагыштырмача яшь булган уку сәләте минең борынгы өлкәләрен үзгәртергә сәләтле дигән нәтиҗә ясалган. Әлеге хезмәт авторлары билгеләвенчә, бу нәтиҗәләр дислексия авыруын (уку һәм язуга сәләт булмауга бәйле бозылышлар комплексы) дәвалауда мөһим роль уйнарга ихтимал.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>