Төрле телләрдәге хәрефләр нигә бер-берсенә охшаш?

Урамнан ана белән 6-7 яшьлек малае атлый. Бала биналарның тышына эленгән мәгълүмат такталарында язылган сүзләрне укып, белгәненә шатлана. “Әни, ә бу нинди сүз? “О” белән “е” хәрефе генә таныш”, – диде ул кинәт туктап калып. “Монысы инглиз телендә язылган”, – дип аңлатты әнкәсе.

Шул вакыт башыма уй килде: чынлап та, чагыштырып карасаң, төрле телләрдәге хәрефләр һәм алфавитлар бер-берсенә охшаш бит. Кызыксынып, шул хакта мәгълүмат эзләргә булдым. Рус һәм инглиз алфавиты хәрефләре арасында уртаклык бармы? Кириллица (славян әлифбаларының берсе) һәм гарәпләрнең бормалы язуы, латин алфавиты һәм санскрит (һиндләрнең борынгы әдәби теле) арасында охшашлык бармы? Бу сораулар белән кызыксынучы галимнәр шактый икән. Эзләнү-тикшерү эшләре дә байтак. Мәсәлән, Макс Планк җәмгыятенең кешелек тарихы институтында эшләүче Оливье Морен үзенең хезмәттәшләре белән 116 телдәге язуларны чагыштырып караган. Алар бүгенге телләрдәге язуларны да, борынгыларын да өйрәнгәннәр. Әлбәттә, бу эш өчен алфавиты яки иҗек әлифбасы (мәсәлән, Корея), яисә икесе дә булган телләр сайланган. Ә логографик язулы, ягъни тулы бер сүзне аңлатучы катлаулы символлар белән язылучы телләр (әйтик, кытай телендәге иероглифлар яки хәрефләре чөйсыман билгеләрдән торган шумерларның язуы) анализ өчен алынмаган.
Тикшерүчеләр 5500дән артык билгене махсус алгоритм ярдәмендә тикшергән. Алар билгеләрдәге сызыклар вертикальмы, горизонталь яки авышмы, билгеләрнең симметриясе аркылыгамы яки буйгамы икәнлегенә бәя биргән.
Нәтиҗәдә шул ачыкланган: тикшерүгә алынган бар телләрнең дә язу билгеләрендә вертикаль һәм горизонталь сызыклар өстенлек итә. Аларны куллану ихтималы 61 процентка (латинчада хәтта 70 процент) җитә. Ә кыек сызыклар азрак очрый. Симметриягә килгәндә, вертикаль симметрияләр (мәсәлән, А һәм Т хәрефләрендәге кебек) күбрәк очрый. Аларның кулланылыш ихтималы – 70 процент.
Бу саннар нәрсә турында сөйли соң? Билгеле булуынча, без – кешеләр – кайсыбер әйберләрне тәү чиратта исәпкә алабыз һәм аларга ныграк игътибар итәбез. Моны нейроннар активлыгыннан чыгып билгеләп була. Геометрик фигураларга килгәндә, вертикаль симметрияле объектларга нейроннар тизрәк реакция ясый. Горизонталь һәм вертикальләр дә кешеләрне тизрәк үзләренә җәлеп итә. Бу, мөгаен, безнең әйләнә-тирә дөньяны кабул итүебез белән бәйледер дип аңлата галимнәр. Чөнки без яшәгән ландшафт күбесенчә вертикаль һәм горизонталь үлчәмнәрдән гый-
барәт. Кешенең йөзе – вертикаль симметриянең чагылышы. Ә әйләнә-тирәдә дөрес юнәлеш табу һәм кешеләрне бер-берсеннән аера белү өчен баш миенә тәү чиратта тиешле геометрик параметрларны күрү сәләте кирәк. Шуңа төрле телләрнең язу билгеләренең дә шушы өстенлектән чыгып формалашу ихтималы бар дип дәлилли югарыда телгә алынган институт белгечләре.
Оливье Морен әйтүенчә, билгеләргә хас үзенчәлекләр барлыкка килгәннән соң, алар еллар буена артык үзгәрмәгән. Әмма бүгенгә кадәр әлеге фикергә каршы булган фараз яшәп килде. Язу билгеләре дә, кешелек белән бергә эволюция юлы үтеп, гадиләшкәннәр дип исбатларга тырыштылар. Әмма төптән уйлап карасак, әгәр язу билгеләре үзгәргән булса, кешеләр борынгы язуларны бүген укый алыр идеме икән соң? Шуңа билгеләр үзгәрүе артык нык булмагандыр, мөгаен.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>