Яңа урында йокы йокымы?

Кайсыберләр гадәтләнмәгән урында йоклый алмый җәфалана.
Моның сәбәбе нәрсәдә?


Белгечләр, бихисап тикшерүләр үткәргәннән соң, шундый нәтиҗә ясаганнар: гадәтләнмәгән урында йоклаганда безнең ми “исән калу” режимына күчә һәм аның бер ярымшары икенчесенә караганда уяурак торырга тырыша. Әлбәттә, ул тулысы белән уяу кала дигән сүз түгел, шулай да кыштырдаган тавышны да ишетергә мөмкинбез икән.
Беренче төн
Сомнологлар – йокы бозылуны кисәтү һәм аны дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләр – әлеге күренешне “беренче төн эффекты” дип атап, бик озак еллар тикшерүләр алып бардылар. Браун университеты галимнәренең бер төркеме – нейролог Масако Тамаки командасы исә бу эш белән ныклы шөгыльләнә. Алар экспериментта катнашу өчен лабораториягә берничә дистә кешене чакыралар. Тәҗрибәдә катнашучылар биредә ике төн куналар. Бу вакытта галимнәр аларның ми эшчәнлеген төрле яктан тирәнтен тикшерәләр – нейровизуаль техник чаралар ярдәмендә йоклаган кешеләрне күзәтәләр.
Беренче төн йоклаганда әлеге кешеләр миенең сул ярымшары, уңы белән чагыштырганда, үзен башкачарак тоткан: аңарда дефолт нейрон челтәре нык актив эшләгән. Бу челтәрнең үзенчәлеге шунда: аның нейроннары кеше берни белән шөгыльләнмәгәндә дә, бернинди эш башкармаганда да, ягъни тыныч халәттә дә актив булып кала. (Кайсыбер галимнәр нәкъ әлеге челтәр үзаң дип аталган нәрсәне, “мин – ул мин” икәнлекне аңлауны тәэмин итә дип фаразлый). Әмма кеше уяу булганда алар ныграк актив эшлиләр. “Димәк, беренче төн йоклаганда аларның нык актив эшләве минең бары уң ярымшары белән генә йоклавын күрсәтә дип фаразларга мөмкин”, – ди галимнәр.
Моннан тыш, фән белгечләре тагын бер төр эксперимент үткәреп караган. Эксперимент үткәрүчеләр тикшерүдә катнашучылар йоклаган чакта вакыты-вакыты белән төрле тавышлар кабызганнар һәм минең торышын күзәтеп торганнар. Әлеге тавышларга беренче төндә минең әлеге дә баягы сул ярымшары ныграк сизгерлек белдергән.
Өченче төр экспериментта йокы аралаш тавыш ишетелсә, бармак белән махсус төймәгә басарга кирәк булган. Тавышларны әле уңнан, әле сул яктан кабызганнар. Кешеләр уң яктагы тавышка, ягъни сул ярымшарга барганына тизрәк уянган.
Бу тикшерүләрдән чыгып, галимнәр шундый нәтиҗә ясаган: яңа яки чит урында минең уң ярымшары гына тирән йокыга тала, ә сулы уяулы-йокылы халәттә кала. Бәлки, бу халәт борынгы яшәү рәвешеннән сеңеп калгандыр дип тә фаразлый белгечләр. Ул вакытларда бит табигать кочагында яшәүче борынгы кешеләрне төрле яктан хәвеф сагалап торган. Шуңа алар яңа урында йоклаганда уяулыкларын югалтмаган.
Әйткәндәй, имезүче хайван-нарның кайсыберләре дә шушы рәвешле йоклый. “Диңгез хайван-нарында һәм кайсыбер кошларда да бер ярымшарлы йокыны күзәтергә була, – ди тикшерүчеләрнең берсе Юка Сасаки. – Мәсәлән, кит һәм дельфиннар, чит-ят суларга барып чыкканда яртылаш кына йоклый”. Салкын канлы умырткалы һәм умырткасыз җәнлекләрнең йокы-лары исә бертөрле, үзгәрешсез. Аларның йокылары бернинди фазаларга да бүленми. Төрле фазалы йокы формалары да борынгыдан эволюция барышында формалашып килгән, һәм бу формалар исән калу өчен мөһим булганнардыр.
Иртә кичтән хәерлерәк
Йокының организм, хәтер өчен нинди әһәмияткә ия булуын дәлилләп торасы түгел. “Иртә кичтән хәерлерәк” дигән гыйбарә дә юктан гына тумаган. Чөнки кеше йоклаганда баш мие безне борчыган проблемаларны чишү юлларын эзли. Кеше йокласа да, аның баш мие үзенең эшчәнлеген тук-татмый. Гомумән алганда, йокы 90 минутлык бик мөһим цикллардан тора. Һәрбер цикл әкрен рәвештә тирән йокыга талудан һәм төш күрү фазасына күчүдән гыйбарәт. Төш күрү фазасы тәмамлангач, яңа цикл башлана яисә әлеге цикл бетеп, кеше уянырга мөмкин.
Төннең беренче яртысында тирән йокы, ә иртәнге якта төш күрү фазасы (парадоксаль йокы) өстенлек итә. Гади итеп әйткәндә, кешеләр гадәттә төшне иртән күрәләр. Галимнәр фаразлавынча, парадоксаль йокы белән бик күп авырулар бәйле. Инсульт, инфарктлар бик еш иртәнге якта, нәкъ менә шул парадоксаль йокы стадиясе җиткәч булучан.
Йокы серенә төшенергә, аның табигатен ачарга тырышып, белгечләр еллар буе эзләнү-тикшеренүләр алып бара, әмма әлегә йокы физиологиясен тәгаен генә аңлатып бирүче юк. Берәүләр көн дәвамында кеше канында “йокы агуы” – гипнотоксин туплана дип исбатлый. Икенчеләре организмда махсус “йокы үзәге” булырга тиеш дип фаразлый. Ләкин тормыш мондый фаразларны кире кага. Әйтик, ябышып үскән игезәкләр, кан тамырлары тоташкан булуга карамастан, икесе ике төрле вакытта йоклый ала.
Әйе, йокы – катлаулы күренеш. Хәтта күп кенә ачышлар да төштә ясалган. Мәсәлән, Менделеев химик элементлар таблицасын төшендә күргән. Пол Маккартнига билгеле “Yesterday” җыры төшенә кергән. Әмма йокының үзе, йоклаган вакытта мидә барган процесслар, төшләр һаман әле ачылып бетмәгән табышмак булып кала.
Йокы турында кызык та, уйландырырлык та мәгълүмат

*Кешеләр гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.
*Кеше һәр 90 минут саен төш күрә, ә иң озын төшләр (30-45 минутлык) иртәнгә таба керә.
*Кешеләрнең гомер буена күргән төшләренең якынча озынлыгы – 6 ел!
*Яңа туган баласын тәрбияләгән ата-аналар сабыеның беренче яшәү елында йокыларының 400-750 сәгатен югалта икән.
*2 яшькәчә сабыйлар төшне күп күрә. Бала ана карынында да төшләр күрә, диләр.
*Билгеле булганча, балаларда йокымсырау 8-9 яшьләрдә генә барлыкка килә. Ә аңа кадәр сабыйлар каты йокыга тала, алар йокымсырый белмиләр.
*Яшүсмерләргә 10 сәгать йокларга кирәк, ә 65 яшьтән олырак булганнарга – 6 сәгать, урта яшьтәге кешеләргә иң яхшысы – 8 сәгать.
*Күзәтүләр нәтиҗәсе буенча, 6-7 сәгать йоклаган кешеләр арасында үлем саны 8 сәгатьтән артык йоклаганнарга караганда азрак.
*Тәүлегенә 6 сәгатькә кадәр йоклаучыларның нибары 3 проценты гына үзен яхшы хис итә ала.
*Яткач 5 минут эчендә йоклап китәсез икән, димәк, сезгә йокы җитми. Идеаль вакыт арасы – 10-15 минут.
*Тиз йокы фазасы баш мие эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә.
*Шунысы кызыклы: кеше төштә һәрчак хәрәкәт итә.
*Гырылдап йоклаган чакта төш күрмиләр. Кешеләр йокының акрын фазасында гына гырылдый, ә бу фазада төшләр керми.
*18 тәүлек, 21 сәгать, 40 минут. Бу – кешенең Гиннесның рекордлар китабына кертелгән иң озын йокламаган вакыты. Рекорд куючы әйтүенчә, бу вакыт эчендә аның күрү сәләте начарланган, сөйләме, хәтере һәм игътибары бозылган, саташа башлаган, аңы томаланган.
*Сомнифобия авыруы булганда кеше йокларга курка.

Язгөл САФИНА әзерләде.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>