Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Уку мине үзгәртә

Укырга өйрәнү балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә баш миен үзгәртә. Галимнәрнең халыкара төркеме шулай дип ачыклаган.

Әйтергә кирәк, уку – кешелекнең эволюция үсешендә чагыштырмача яңа күренеш. Әлегә кадәр “уку өлкәсе” баш миенең күрү өчен җаваплы кабыгында урнашкан дигән фикер яшәп килде. Әмма тәҗрибәләр моны исбатлый алмады. Шулай итеп, кешенең баш миендә уку өчен җаваплы өлкәләр юк. Бездә уку геннары да юк.
Германия, Голландия, Италия һәм Һиндстан галимнәреннән торган төркем бу эш буенча җитди тикшерүләр алып барган. Алар укый белмәгән өлкән яшьтәге кешеләрне укырга өйрәткән. Эксперимент Һиндстанда үткәрелгән. Бу илдә халыкның 28 проценты укый-яза белми. Фәкыйрьлек аркасында күп шәһәрләрдә яшәүчеләр, аеруча хатын-кызлар белем алудан мәхрүм. Илдәге ир-атларның 81 проценты һәм хатын-кызларның 63 проценты гына укый-яза белә.

Тулысынча:Уку мине үзгәртә

Төрле телләрдәге хәрефләр нигә бер-берсенә охшаш?

Урамнан ана белән 6-7 яшьлек малае атлый. Бала биналарның тышына эленгән мәгълүмат такталарында язылган сүзләрне укып, белгәненә шатлана. “Әни, ә бу нинди сүз? “О” белән “е” хәрефе генә таныш”, – диде ул кинәт туктап калып. “Монысы инглиз телендә язылган”, – дип аңлатты әнкәсе.

Шул вакыт башыма уй килде: чынлап та, чагыштырып карасаң, төрле телләрдәге хәрефләр һәм алфавитлар бер-берсенә охшаш бит. Кызыксынып, шул хакта мәгълүмат эзләргә булдым. Рус һәм инглиз алфавиты хәрефләре арасында уртаклык бармы? Кириллица (славян әлифбаларының берсе) һәм гарәпләрнең бормалы язуы, латин алфавиты һәм санскрит (һиндләрнең борынгы әдәби теле) арасында охшашлык бармы? Бу сораулар белән кызыксынучы галимнәр шактый икән. Эзләнү-тикшерү эшләре дә байтак.

Тулысынча:Төрле телләрдәге хәрефләр нигә бер-берсенә охшаш?

Яңа урында йокы йокымы?

Кайсыберләр гадәтләнмәгән урында йоклый алмый җәфалана.
Моның сәбәбе нәрсәдә?


Белгечләр, бихисап тикшерүләр үткәргәннән соң, шундый нәтиҗә ясаганнар: гадәтләнмәгән урында йоклаганда безнең ми “исән калу” режимына күчә һәм аның бер ярымшары икенчесенә караганда уяурак торырга тырыша. Әлбәттә, ул тулысы белән уяу кала дигән сүз түгел, шулай да кыштырдаган тавышны да ишетергә мөмкинбез икән.

Тулысынча:Яңа урында йокы йокымы?

Баш җитмәслек табышмаклар

Табигатьтә бүген дә хәтта иң акыллы галимнәрнең дә башы җитмәслек могҗизалар бихисап. Менә шуларның берничәсе.

Шар формасындагы яшен
Аның турында барыбызның да ишеткәне бар. Кайсыберләрнең күргәне дә бардыр. Ул – шар формасындагы табигый электр разряды. Әмма галимнәр бу күренеш турында бернинди аңлатма да бирә алмый.

Тулысынча:Баш җитмәслек табышмаклар

Росомаханы очратканыгыз бармы?

Дөньяда иң аз өйрәнелгән бу ерткыч хайван безнең республикада күренеп калган

“Башкирия” милли паркы хезмәткәре Дилә Нурмөхәммәтова Бөрҗән районы территориясендә моңа кадәр очрамаган хайванга тап булган. Сусар семьялыгына караган бу ерткыч имезүче хайванны республикада бик сирәк очратырга мөмкин.

Тулысынча:Росомаханы очратканыгыз бармы?

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>