Бүген Уфаның “Динамо” стадионында “Башкортстанда Татарстан көннәре” алдыннан Сибай һәм Уфа шәһәренең яшь футболчылары арасында иптәшләрчә очрашу үтте.

 

Җыелучыларны 13 тапкыр паралимпия чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган легендар спортчы Рима Баталова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстан республикасының Башкортстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Ранэль Зиннәтуллин кайнар сәламләде.  

Аннары Русия һәм Башкортстан гимны яңгырады.

Рәсми өлеш тәмамлануга стадионга уенчылар чыкты. Айдар Галимов җитәкчелегендәге футболга битараф булмаган артист ир-егетләрне берләштергән “БашСтар” командасы,  “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең журналистлары белән уен кырында очрашты.

 

Айдар Гани улы әйтүенчә, бу уен гына булса да, хөкемдарның беренче сыбызгы тавышыннан ук уен чәме егетләрне биләп алды. Ул да түгел, бер-бер артлы туплар капкаларга очып керә башлады. Бер туп “БашСтар”лар капкасына иркенләп тәгәрәп барып керде, менә бит, “ризыгыңа язса, тешеңне сындырып керә!” дигәннәре шулдыр.

 

 

Аннары футбол кырына Сибай һәм Уфа малайлары чыкты. Уен кырында шунда ук үзгә бер җанлылык купты. Үсмерләр чын күңелдән уенга кереп китте. Урамда чирәм өстендә туп типкән дәрт белән, бер-беренә команда бирә-бирә уйнап алып китте.

Ахырда артистлар һәм үсмерләрнең җыелма командалары очрашты.

Уеннар арасында уенчылар җырладылар, курайда уйнадылар, тамашачылар, блиц-сораштыруларда катнашып, бүләкләр оттылар.

 

Бүген дә команда туплап, футбол белән дуслыгын өзмәгән Айдар Галимовка: “Иллене тутырып та, җилле итеп туп артыннан йөгереп йөрү рәхәтме?” – дип мөрәҗәгать иттем.

“Нык рәхәт! – ди Айдар Гани улы. – 50-60 яшьлек абыйларның футбол уйнап йөргәннәрен күреп аптырый идем. Ә хәзер үзем шул яшькә җиткәнмен. Берние дә юк икән. Ничә яшьтән туп тибә башлаганмындыр, хәтерләмим. Әмма яз җитеп, җирнең кардан ачылуын көтеп ала идек. Безнең футбол акланы елганың икенче ягында булып, аны ел саен су баса иде. Тупның суга агып киткән чаклары да хәтердә, әмма барыбер уйный идек.

 Менә шушы карлы-яңгырлы яз көнендә спорт сөючеләр бергә җыелып, шатланып очрашалар икән – бу бәйрәм! Менә балалар килгәннәр. Ерак дим тормаганнар, Сибайдан ук килеп җиткәннәр. Алар өчен аеруча матур бәйрәм бүген. Хәтерләрендә калачак бу көн.

 Бүген биредә турнир түгел. Шуңа күрә егетләргә имгәнерлек итеп уйнарга кирәкми дә. Бүген җиңүчеләрнең  һәм җиңелүчеләрнең булуы мотлак түгел. Һәр чараның үз матурлыгы”.

Әйтүемчә, егетләр уенга уен итеп карамады. Стадионда футбол кызды. Ә “Динамо”ның башка мәйданнарында яшьләр ГТО нормалары тапшыра, “бишле”гә тырыша иде.

Бүгенге футболдагы чәмне, осталыкны, уен шартларының асылын күреп, кешенең мөмкинлекләре өчен сөенеп, сокланып карыйсың. Бу сәламәт тормыш. Кулына тәмәке яки башка зыянлы нәрсә түгел, туп алган малайларга да “Афәрин!” генә дияргә. Алар компьютерга да, айфоннарга да бәйле түгел, режим төгәл бүленгән. Бу яшьләр гадәти малайлар булып, уйнап, ярыш чәмен тоеп, җиңүләргә омтылып үсәләр.

Алсу Төхвәтуллина.

Автор фотолары.