Уфа-Ырынбур автомобиль юлының 2 километрында коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә  иномарка  барып менгән. БРның  ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Ford Focus автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек уфалы Ырынбурга таба уң як полосадан китеп барганда башта - ике җәяүлегә, аннары китеп баручы JCB тракторына барып менә. 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 58 һәм 32 яшьлек ике ир төрле тән җәрәхәтләре ала, аларга медицина ярдәме таләп ителә. Иномарка астына Уфа шәһәрен төзекләндерү буенча эшчеләр эләгүе билгеле.

ЮХХДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый.

Фото: БР буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәтеннән алынды.