Русия Президенты Указына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлеге чикләнгән балаларны һәм сабый вакыттан ук беренче төркем инвалидларын тәрбияләгән өчен түләү арттырыла.

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада, Урал коэффициентын исәпкә алып, эшләмәгән әти-әниләргә бала чактан беренче төркем инвалидын тәрбияләү буенча айлык түләүнең күләме 11 мең 500 сум булачаҡ. Әле пособие 6 мең 200 сум тәшкил итә.
Түләүләр тәгаенләнгән барлык әти-әниләр һәм опекуннарга беркайда да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр күләме автоматик рәвештә яңадан исәпләнә.
Республикада 16 мең 600 сәламәтлеге чикләнгән бала бар.