Игезәк балалар дөньяга килү – әти-әни өчен икеләтә бәхет. Шул ук вакытта мәшәкате дә шулкадәр арта. Ни дисәң дә, бүгенге көндә балалар үстерү ярыйсы чыгымнар таләп итә.

Бу җәһәттән Сибайда шәһәр хакимияте җитәкчелеге сабыйлары туган парларны игътибар үзәгендә тота. Игезәк балалар туса, гаиләгә коляска бүләк итү йоласын булдырганнар. Ә биредә игезәкләр аз түгел: узган ел 13 пар игезәк бала туган булса, быел 3 пар дөньяга аваз салган.

Сибай мэры Рөстәм Афзалов шушы көннәрдә бәхетле гаиләләрне котлап, игезәкләр өчен махсус сиртмәле арбалар бүләк итте. “Игезәк балалары туган гаиләләргә коляска бүләк итү йоласын киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, – диде ул. – Шәһәрдә яшь буын өчен барлык шартларны булдырырга тырышабыз. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә зур игътибар бүленә. Киләчәктә дә шушы максатларны бердәм көч белән тормышка ашырыйк”.

Рөстәм Әхмәткәрим улы игезәкләргә һәм аларның әти-әниләренә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Сабыйлар парлы сиртмәле арбаларын ошаттылар шикелле: яту белән тәмле йокыга талдылар.

Язгөл САФИНА.

 

Мәгълүмат һәм фото “Башкортостан” гәзите сайтыннан.