11 мартта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров автомобиль юлларын  ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту өчен тәгаенләнгән мобиль кушымта эшли башлаячак сроклар белән килешмәде. Республика җитәкчесе чокырларны ямауның интерактив картасы үз эшен июньдә башлаячак дигән Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановка шелтә белдерде. 

“Безнең төбәктә һава шартлары бик катмарлы, юллар чыдамый, әледән-әле чокырлар барлыкка килә, кешеләр каза күрә, машиналары ватыла. Нәкъ шуның өчен дә мин картаны көз көне үк булдыруыгызны сораган идем, - дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров Т.Мөхәммәтҗановка. – Шушы вакыт эчендә яңа айфон уйлап табарга мөмкин иде, ә сез миңа кушымта 1 июньгә генә әзер булачак дисез. Мин бу вакытны кабул итмим. Кушымта 1 апрельгә әзер булырга тиеш. Моңа 20 көн вакыт калды”. 

Киңәшмәдә Радий Хәбиров җаваплы ведомстволарга ихаталардагы юлларны ремонтлауга идарә итү компанияләрен дә җәлеп итәргә кушты. Киләсе оператив киңәшмәдә ул Уфа, Нефтекама, Салават һәм Стәрлетамак хакимиятләре башлыкларын бу юнәлештәге  эшләр хакында исәп тотуларын сорады.

Фото ачык чыганактан алынды.