Февраль аенда сарымсак, кишер, суган, кызыл чөгендергә бәяләр 1,8-8,4%, кәбестә —  13,2%, помидор һәм яшел кыяр — 19,5-19,8%, банан һәм алмага 3,3-5,3% арткан иде. Шул ук вакытта бәрәңге 1,3%, лимон һәм әфлисун – 4,7-8,9% арзанланган иде.

Бу көннәрдә йомырка  – 12,6%, шикәр – 2,6%,  көнбагыш мае, сыер бавыры, дуңгыз һәм тавык итләре 0,9-1,6%, сыра 1,0-1,6% арзанрак хакка тәкъдим ителгән.