Язгы көнгә ышаныч юк: әле буран котыра, әле коеп яңгыр ява. Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгырлар явачак дип хәбәр итәләр тирә-як мохитне мониторинглау һәм гидрометеорология буенча республика идарәсендә. Төнге сәгатьләрдә суытып, юлларда бозлавык булуы көтелә. Шуңа руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлы булырга кирәк дип кисәтә ЮХХДИ хезмәткәрләре.

Ә 13 марттан көннәр янә салкынайтачак. Төнен һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк, көндез -2 булачак. Атна ахырына исә төненн -11 градуска кадәр салкынайтуы фаразлана. Явым-төшем туктаячак. Шимбә, 16 мартта һава температурасы көндез +2 булса, төнен -9 тирәсенә төшәчәк. Якшәмбе, 17 мартта көндез +4 градус җылы булса, төнен -7 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Шулай булгач, җылы киемнәрне еракка алып куярга иртәрәк әле.

Фото: Ачык чыганактан.