Кичә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль трассасында республиканың Благовар районында зур юл һәлакәте теркәлгән. Төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итүенчә, авариядә 12 машина зыян күргән. Авария сәгать  19:30 тирәсендә юлның 1397 километрында булган. 

Якынча мәгълүматлар буенча,  «Митсубиши Лансер» узып баручы "Газель" йөк машинасына барып менә. Арытаба начар күрүчәнлек сәбәпле, 10 машина бәрлешә. Болар  «Фольскваген Пассат», «Рено Флюенс», «Тойота Рав 4», «Форд Фокус», «Митсубиши Аутлендер», «Субару Форестер», «Мазда СХ5», «Рено Логан», «Хундай СантаФе» һәм  «Лада Приора» автомобильләре.  

Фото: БР буенча ЮХХДИ.