Кышны ничек озатырга икәнлеген беләсезме? Сибай халкы белә. Монда икенче ел рәттән “Кышны озату” йоласы белән бергә Пима бәйрәме үткәрә. Бик күңелле килеп чыга икән.

Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов “Бәйләнешләр” сәхифәсендә болай дип яза: “Бүген без кышны озаттык һәм язны каршы алдык! Барысы да гореф-гадәтләр буенча башкарылды – коймаклар, шамакайлар, кыш карачкысын яндыру... Ә моннан тыш, сибайларга гына хас үзенчәлек – Пима бәйрәме! Икенче ел үткәрәбез. Нәтиҗәсе – ихлас күңел ачу, көлүләр, чын күңелдән шатлану. Тагын кайда пима белән футбол яки волейбол уйнарга, пиманы еракка ыргыту бәйгесендә катнашырга мөмкин?”

Чынлап та, иң кызык уеннарның берсе еракка пима ыргыту булды. Көчен сынап карарга теләүчеләр бихисап иде. Әмма Сибайның Таучылар бистәсендә яшәүче Дим Мөхәммәтшинга җитүче булмады. Ул пиманы 24,4 метр ераклыкка ыргытып, җиңүче дип танылды. Аңа шәхси эшкуар Венера Биковадан өр-яңа пима бүләккә тапшырылды.

Шәһәр хакимиятенең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Фәнил Әминев әйтүенчә, бүгенге бәйрәмнең төп шартларының берсе – пима киеп килү һәм ярышларда катнашу. Бәйгеләрдә катнашучыларның күп булуыннан чыгып фикер йөрткәндә, биредә пиманы үз иткән халык яшәвенә инанасың. Хәер, Сибайда кышлар салкын. Шуңа биредә пима кадерен беләләр. Әле дә форсаттан файдаланып, пима басу осталары алып килгән җылы аяк киемен сатып алучылар байтак булды.

Бәйрәм күңелле спорт ярышлары, концерт белән бергә үрелеп барды. Барысы да якынлашып килгән яз бары яхшы хәбәрләр генә алып килсен дигән теләктә иде.

 

Бәйрәм күренеше фотолары Рөстәм Афзаловның “Бәйләнешләр” сәхифәсеннән.