Баш  автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында  Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш авылының Үзәк урамында Нефтекамада яшәүче 30 яшьлек исерек ир, ВАЗ-2115  автомобиле белән идарә итеп, каршына килгән 25 яшьлек хатынына барып менә. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук җан бирә.

Ирле-хатынлы бу авылга кунакка килгән була. Яшь хатын урамда җәяү йөреп килергә була, ире исә рульгә утыра.

"Башинформ".