Баймак районында йөз яшен тутыручы өч әби яши.

Икенче Эткол авылында гомер итүче Өммениса Әлмөхәммәтова 1919 елның 9 маенда туган. 1940 елдан колхозда эшләгән. Сугыш елларында һәм аннан соң бригадир, ферма мөдире йөкләрен тарткан. Аннары мәктәптә ашнакчы да, җыештыручы да була. Кайда эшләсә дә – сынатмый. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1953 елда тормышка чыга. Бүген ул – 13 оныгы һәм 24 туруны булган бай картәниләрнең берсе. Өммениса Юныс кызы илдә барган вакыйгалар, сәяси яңалыклар белән танышып бара. Интернет турында да хәбәрдар. Әмма соңгы елда гәзит-журналлар уку авыр бирелә. Шулай да телевизор белән радиодан аерылмый ул. “Телефон аша сөйләшеп торам”, – ди.

Бүген Өммениса апа өлкән улы Рәмил һәм килене Мәрьям гаиләсендә яши. Ә озак яшәвенең сере аның кешеләргә карата һәрчак ачык булуында, ярдәмгә килергә ашкынып торуында, ди балалары. “Кешеләрнең рәхмәте әниемә озын гомер булып кайтты”, – ди төпчек улы Раил.

Әйе, авыр сугыш елларын, ачлык-юклык михнәтләрен башларыннан кичереп тә, рухлары белән көчле булып кала белгән, авыр эшләрдә чыныккан, әмма сынмаган-сыгылмаган кешеләр белән сокланмый мөмкин түгел. Аларга карасаң, бу дөньяда кешегә бәхетле булыр өчен әллә ни күп кирәкми икәнлеген аңлыйсың. Алар һәр аткан тыныч таңга сөенеп, һәр мизгелнең кадерен белеп, булганына шөкерана кылып яши, бәләкәй генә шатлыкны да зур итеп күрә, балаларча ихлас сөенә белә.

Әле дә, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Республиканың башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина белән район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Фәнис Әминев озак яшәүче гүзәл затларны бәйрәм белән котларга килгәч тә, ак яулыклы әбиләрнең шатлыгы чиксез булды.

Нигамәт авылында яшәүче, 102 яшь тутыручы Хаҗар Сөендекова да, Баймакта көн итүче, былтыр көзен 99 яшен тутырган Янбикә Хәсәнова да бүләкләргә, җылы сүзләргә ихлас сөенделәр.

Гасырга тиң тарих вакыйгаларының тере шаһитлары булган бу апаларның күңел дәфтәре хатирәләргә бик бай. Ак яулыклы әбиләр аларның иң күңеллеләрен, иң матурларын һәм иң яктыларын гына искә алырга тырыша.

 

Фотолар һәм мәгълүмат “Баймакский вестник” сайтыннан.